Төп бит » 2015 » Июнь » 5 » XII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узган көннәрдә «Театрның үсеш векторы: Көнчыгыш-Көнбатыш» дип аталган Халыкара конференция узды
14:48
XII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узган көннәрдә «Театрның үсеш векторы: Көнчыгыш-Көнбатыш» дип аталган Халыкара конференция узды

5 июньдә 10.00 сәгатьтә «Штаб» Креатив индустрия резиденциясендә Төрки халыкларның XII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узган көннәрдә «Театрның үсеш векторы: Көнчыгыш-Көнбатыш» дип аталган Халыкара конференция узды. Әлеге очрашу «Нәүрүз» фестивале өчен дә, Евразия театр сәнгате өчен дә әһәмиятле вакыйгага әверелде.

Оештыручылар һәм катнашучылар планлаштырган конструктив сөйләшү, чыннан да, корылды: Германия, Швеция, Иран, Казахстан, Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре сөйләшү барышында театрның кайсы юлдан китәчәген: Көнчыгышмы, Көнбатышмы, «борылыш чоры»ның театрга ничек тәэсир итәчәген һәм «киләчәк театры»ның нәрсәдән гыйбарәт булуын  ачыкларга тырышты.

Әлеге конференцияне уздыру идеясенең авторлары – «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театр педагогикасы буенча алдынгы белгеч, профессор, Европа театр мәдәнияты ассоциациясенең һәм AKT-ZENT Халыкара Театр үзәгенең җитәкчесе Юрий Альшиц. Модераторлар буларак та фестивальнең авторлары чыгыш ясады.

Очрашуда сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Т. Жургенов исемендәге Казах Милли сәнгать академиясенең театр сәнгате тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире Сания Кабдиева (Казахстан), театр эшлеклесе, «Фаджр» Иран Халыкара театр фестиваленең (Fajr International Theater Festival) директоры Ардешир Салехпур (Иран), театр тәнкыйтьчесе, Шекспир белгече, К.С.Станиславский исемендәге Халыкара театр премиясенең һәм «Золотая Маска» Милли премиясенең жюри әгъзасы, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Алексей Бартошевич (Россия), режиссер, педагог Петер Оскарсон (Швеция), композитор Эльмир Низамов (Россия) катнашты.

«Конференция» бу чара өчен кулай исем түгел, – дип белдерде Юрий Альшиц очрашу башында. – «Предикшн» сүзе күбрәк туры килер иде. Ул - белгечләрнең һәм белгеч булмаганнарның билгеле бер предмет турында фикер алышуы, «Нәрсә килеп чыгар?» дигән уен кебек. Бу уенда җиңү, оту, отылу мөһим түгел, яңалык ачу мөһим». 

«Театрның үсеш векторларының берсе Көнбатыштан Көнчыгышка юнәлү булачак» дигән фикер очрашуның идеясе буларак тәкъдим ителде. Катнаушчыларның диалогы шул идея тирәсендә корылды. Конференциядә һәр спикер очрашу темасын үзенчә ачты: композитор – музыка, Шекспир белгече – театр тарихы, режиссер – куючы күзлегеннән...

«Без «борылыш чоры»нда яшибез. Бүген барган вакыйгаларны фәлсәфәчеләр маймылдан кешегә әверелү чоры вакыйгаларына тиңли. Бу - буыннар алмашы түгел, бер цивилизациядән икенчесенә күчү. Дөнья «бер зур авыл»га әйләнә. Бу процесс шулкадәр тиз бара, аны берничек туктата алмыйсың. Туктатып булырдай нокта инде узылган. Берләшер алдыннан дөнья шундый «нечкә күңелле» булачак, - дип үз карашын белдерде Юрий Альшиц. – Болар барысы да тамашачының фикер сөрешенә йогынты ясаячак. Беркем дә билгеле бер карашта гына тормаячак. Спектакль режиссер билгеләгән вакыйгалар агышын расламаячак. Һәр нәрсә «бәлки, моңа игътибар итәргә кирәктер» дип тамгаланачак. Һәм бу – диалог алып баруның бердәнбер ысулы».

Бөтен дөньяда танылган Шекспир белгече, фестивальнең театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе рәисе Алексей Бартошевич сүзләренчә, бүген «гомумкешелек театры формалаша».

«Гомумкешелекнеке булган кешеләр һәм сәнгать төре формалаша. Һәм бу процесс төрле халыкларның театр традицияләренең бердәмлегенә корылган. Милли театрлар өчен куркыныч, әлбәттә, туа. Әмма моны бернишләтеп тә булмый», - дип белдерде Бартошевич.

Швециядән килгән режиссер һәм педагог Петер Оскарсон безгә хәзер «барыбызны берләштерүче сыйфатларга» йөз тотарга һәм иҗатыбызны дәвам итәргә кирәк, дип саный. «Әлбәттә, үз мәдәниятыбызны, традицияләрне хәтерләү һәм өйрәнү мөһим. Шулай да, бу өлкәдәге һәр җитди тикшерүнең нәтиҗәсе шуны күрсәтәчәк – без барыбыз да бертөрле. Аермаларыбыз түгел, безне берләштерүче сыйфатлар мөһим. Безгә кешелекне саклау өчен киләчәккә йөз тотарга һәм иҗат итәргә, яңа театр булдырырга, яңа актерлар тәрбияләргә кирәк» - дип саный Оскарсон әфәнде. 

Ираннан килгән кунак – доктор, профессор, театр эшлеклесе, дөньядагы иң эре театр фестивальләренең берсе – Иранның «Фаджр» халыкара театр фестивале директоры Ардешир Салехпур катнашучыларның һәркайсын үз традицияләрен истән чыгармаска чакырды.«Хәзер һәркемне яңа театр, алгарыш театры, Европа театры кызыксындыра. Без Иран театрын заманчалаштыру өчен күп тырыштык. Шул сәбәпле күп нәрсәне югалттык та. Без үткәнгә кире кайтырга тиеш дип әйтмим, әмма алдагы буыннардан килгән традицияләрне онытмыйча яшәргә тиеш», - дип белдерде режиссер. 

Композитор Эльмир Низамов, спикерлар әйтеп узган процесслар музыка сәнгатенә дә хас, дип белдерде. «Чикләр җуела, без барыбыз да бер кырга килеп чыктык һәм нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын аера алмыйбыз. Икенче яктан, «ахырзаман кәефе» ниндидер яңалык тууга сәбәп булачак», - дип саный Низамов.

Конференциядә театр, нигездә, Көнчыгышка йөз тотачак, психология театры алгы планга чыгачак, сюжеттан китү, театр өлкәсендә дә яңа һөнәрләр, шул исәптән актер-номадлар (күчмә актерлар) барлыкка киләчәк, дигән фаразлар да әйтелде.

Конференция тыңлаучылар һәм спикерларның кызып фикер алышуы белән тәмамланды. Оештыручылар әлеге очрашу «киләчәк театры» темасына багышланган конференцияләр сериясенең башлангычы булып, киләчәктә Казанны Евразия театр дөньясының үзәгенә әверелдерүгә йогынты ясар, дип белдерде.

http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/440179.htm

Караулар: 482 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar