Бүген ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлады.

“Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, Сезнең белән горурланабыз. Сез бүген театрда да, укытуда да… Укучыларыгыз бик күп. Әле шулай озак еллар эшләп җәмгыятькә файда китерергә, иҗат итәргә һәм безнең арабызда эшләргә насыйп булсын”, — дип теләде Р.Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, актив иҗади һәм педагогик эшчәнлеге өчен, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артисты-вокалчысы Ганиева Венера Әхәт кызына ТР Президенты Рәхмәте белдерелде. Рөстәм Миңнеханов юбилярга гөлләмә һәм ап-ак “Форд ЭкоСпорт” автомобиле ачкычлары тапшырды.

Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә уздырылган тантанада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты.

Белешмә өчен.
Венера Ганиева 1955 елның 24 мартында Казан каласында туган.

1982 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Опера артисты, концерт-камера җырчысы.
1982 елда — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты.
1999 елдан – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының аерым (соло)  җырлау кафедрасы мөдире, профессор.
Татарстан Республикасының халык артисты (1992 ел).
Россия Федерациясенең халык артисты (1995 ел).
Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1997 ел).
“Дуслык ордены” (2006 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2010 ел) белән бүләкләнгән.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды. 25 март 2015 ел.



 

    
ТРның һәм РФның халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Дуслык ордены” кавалеры Венера Ганиева бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. 60 яшьлек юбилее белән җырчыны Казан мэры Илсур Метшин котлады.

“Сезне барлык казанлылар, иҗатыгызны сөючеләр исеменнән, шулар арасында мин дә бар, юбилеегыз белән тәбрик итәм!” – диде шәһәр җитәкчесе. Венера Әхәт кызы, үз чиратында, шәһәр җитәкчесенә аның тавышына, җырларына, иҗатына битараф булмаганы өчен рәхмәт белдерде.

“Әлеге яшь шулай тиз килер дип бер дә уйламаган идем, әмма, артка әйләнеп карыйм да, никадәр күп эш эшләнгәнен күреп сөенәм: мин М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бөтен әйдәп баручы сопрано партияләрен башкардым”, - дип сөйләде опера йолдызы.

Илсур Метшин Венера Ганиевадан озын иҗат юлы дәвамында башкарылган кайсы партияләр иң яратканы булды дип кызыксынды. Артист сүзләренә караганда, аңа бигрәк тә “Травиата”да Виолетта, Вердиның “Риголетто”сында Джильда, “Царская невеста”да Марфа партияләрен яратып башкарган.

Халык артисты бүгенге көндә яшьләр белән шөгыльләнүен, аларга осталык серләрен бирүен сөйләде. Венера Ганиева опера һәм балет театрында вокал укытучысы булып эшләү өстенә, Гөлнара Гатина һәм Венера Протасова кебек опера труппасы солистларының остазы да булып тора.

Искәртеп үтик: Венера Ганиева үзенең юбилеен сәхнәдә “Мәңгелек мәхәббәт көйләре...” программасы белән үткәрә, бирегә рус, чит ил һәм татар композиторлары операларының арияләре, романслар керә, диелә Казан мэриясе сайтындагы хәбәрдә. 25 март.2015 ел