==========================

Без ВИКИда

Безнең институт турында:

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты

Уку йорты Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты филиалы буларак 1969нчы елда ачыла, 1974нче елда Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә. 1991нче елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә. 1995нче елның маенда академия статусын, 2002нче елның 4 июлендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты статусын ала. Бүгенге көндә - институт статусында.

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (КазГИК – КДМСИ) классик алымнар белән беррәттән яңа укыту традицияләре кулланыла торган, эзлекле рәвештә үсештә булган мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы региональ югары белем бирү үзәге. Университет – прогрессив рәвештә үсүче, хәзерге чорның иҗтимагый – икътисад һәм җәмгыяти – сәясәт шартларына яраклашкан, регионда, федераль һәм халыкара мәгариф мәйданында актив интиграцион роль уйнаучы югары уку йорты.

Хәзер Урта Идел республикаларында бездә укып чыгучылар эшләмәгән бергенә мәдәният оешмасы да, мәдәният һәм сәнгать уку йорты да юк. Хәзерге вакытта респуликада һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар халкының мәдәният һәм тел үсешенә булган ихтияҗын истә тотып, Университет кайбер белгечлекләр буенча татар телендә укыту өчен абитуриентлар кабул итә.

2011нче елда Урта Идел республикаларының 20дән артык мәдәният һәм сәнгать уку йортларын берләштергән Региональ университет белем бирү округы оештырыла, аның методик һәм фәнни үзәге булып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты билгеләнә.

Университетның региондагы динамик үсешендә үзәк урын булып Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты мирасы санала, шул ук вакытта, төп игътибар региондагы халык иҗаты һәм классик сәнгатьнең узара бәйләнешенә, бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә дә юнәлдерелә.

Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында 9 факультет, 30 кафедра эшли, алар белем бирүче төп программаларны тормышка ашыралар: 14-е бакалавриат дәрәҗесендә, 29-ы специалитет дәрәҗесендә, 3-е магистрлар әзерләү программасы буенча; 7 аспирантура, 1 докторантура, 3 докторлык диссертациясе яклау буенча; өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем тапшыру (трансфер) Институты (төп профессиональ белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү; югары уку йортына керергә әзерлек; өстәмә профессиональ белем).

Көндез һәм читән торып 3меңгә якын студент укый, шул исәптән 1600дән артык укучы укудагы, фәнни-тикшерү һәм иҗат эшендәге югары уңышлары өчен Россия Федерациясе бюджеты исәбенә академик һәм социаль стипендия алалар.

Институт кафедрларында 300дән артык укытучы эшли, алар арасында 42 професор, 123 доцент, 80нән артык Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлекләре, 46 Россиянең һәм Татарстанның атказанган һәм халык артистлары.

КДМСИ студентларының практика уза торган урыннары булып 250дән артык мәдәният сәнгать оешмалары, социаль сфера, мәгариф, туризм һәм кунакчылык өлкәсе, җәмәгатьчелек оешмалары торалар.

Эшкә алучылар соравы буенча 80% якын чыгарылыш студентлары эш урыннарына җибәреләләр.

КДМСИ укытучылары фән һәм иҗат эшендә актив катнашалар. Тарих, фәлсәфә, классик сәнгать, милли сәнгать, Идел буе халыклары этнографиясе һәм фольклоры, культурология, музей эше, иҗтимагый педагогика, китап тарату эше, идарә итүне документлаштыру, китпаханә-магълүмат эше буенча проблемаларны чишү өстендә эшлиләр. Ел саен университетта региональ, бөтенроссия һәм халыкара статусында булган конференцияләр уздырала.

Г.Камал  исемендәге татар дүәләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге музыкаль-драматик театр, яшьләр театры, курчак театры һәм “Яңа гасыр” телекомпаниясе белән берлектә Татарстан өчен генә түгел, РФ регионнары өчен дә профессиональ актерлар һәм режиссерлар әзерләү алып барыла.

КДМСИда халык инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләре, катнаш һәм татар хорлары, бию коллективлары бар һәм алар уңышлы эшләп киләләр.

Китапханә - мәгълүмат оешмалары белән берлектә (Татарстан Республкасы Милли китапханәсе, Н.И. Лобачечский исемендәге Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсе, Республикасының яшьләр китапханәсе һ.б.) китапханә - мәгълүмәт эше, информатика, документ белән эш итү өлкәсендә белгечләр әзерләнә.

1999нчы һәм 2000нче елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы рәвештә белгечләр әзерләү, укыту, фән һәм иҗат эшендәге уңышлары өчен Университет белем бирүче уку йортлары һәм оешмаларының “Культура: Окно в Россию” Бөтенроссия конкурсының Лауреаты исеменә лаек булды һәм 2000нче елда ЮНЕСКОның “Памятная ветвь мира” дигән алтын медале белән бүләкләнде.

2006нчы елда институтныңның бер төркем укытучылары “Урта Иделнең иҗитимагый-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә өзлексез һөнәри белем бирү системасының методологиясен һәм технологиясен тормышка ашыру” дигән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек булдылар.

Институтта заман таләпләренә туры килә торган мультимедий һәм компьютерлары булган уку класслары, лабораторияләре, мастерскойлар, Универсиада 2013 объектлары исәбенә керүче “Итил” спорт комплексы, студентлар кафесы бар. “Студентлар йорты” күп еллар буе Казандагы иң яхшы студентлар торагы булып исәпләнә.

Университетта тугыз факультет бар:

  • Музыка сәнгате факультеты 
  • Бию сәнгате факультеты
  • Иҗтимагый-мәдәни эш факультеты
  • Мәгълумати – документ коммуникацияләре факультеты
  • Сәнгати мәдәният һәм дизайн  факультеты
  • Театр факультеты
  • Кино һәм телевидение факультеты
  • Икътисад, менеджмент һәм  туризм факультеты
  • Читтән торып укыту  факультеты

 

 Сәнгати мәдәният һәм дизайн факультеты: 

Факультет деканы – педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең фән өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамсутдинова Дилбәр Валиевна.

Факультетның декан урынбасары - Сысоенко Анна Владимировна, иҗтимагый-мәдәни эшләр кафедрсы укытучысы, республиканың “Алгарыш 2010” гранты җиңүчесе, фәннәр академиясенең 2008-2010 еллар лауреаты.

Факультет структурасында 6 кафедра:

- Ватан һәм чит илләр тарихы кафедрасы.

Кафедра мөдире - тарих фәннәре докторы, профессор Таһиров Энгель Ризакович;

- Педагогика һәм психология кафедрасы.

Кафедра мөдире - педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Сироткин Лев Юрьевич;

- Культурология, фәлсәфә һәм социология кафедрасы.

Кафедра мөдире -  филология фәннәре кандидаты, доцент Лисович Инна Ивановна;

- Иҗтимагый – мәдәни эш кафедрасы.

Кафедра мөдире - доцент, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республкасының атказанган мәдәният хезмәткәре Калимуллина Гөлзирәк Хәмзиевна;

-         Музей эше кафедрасы.

-         Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы.

Кафедра мөдире - Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре  Прохоров Владимир Александрович.

Факультет иҗтимагый – мәдәни эш өлкәсендә төрле дәрәҗәдәге киң профилле белгечләр әзерли. Әзерлек бакалавриат, белгечлек һәм магистратура югарылыгында алып барыла.

1.     Иҗтимагый – мәдәни эш.

2.     Яшьләр белән эшне оештыру

3.     Культурология

Белгечлек: Иҗтимагый – мәдәни эшчәнлек. Квалификация: 071400. Иҗтимагый – мәдәни эштә менеджмент юнәлешендә белгечлек буенча бакалавр.

Чыгарылыш укучыларының профессиональ эш урыннары:

- дәүләт һәм дәүләтнеке  булмаган оешмалар, ассоцияцияләр, берләшмәләр; мәдәният, мәгариф, социаль эш буенча  фондлар (мәдәният Министрлыгына, хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгына, спорт һәм туризм Министрлыгына буйсынган оешмалар; фәнни-методик үзәкләр, мәдәният һәм сәнгать колледжлары һәм көллиятләре);

- иҗтимагый – мәдәни эшчәнлек оешмалары, төрле типтагы мәдәни – ял оешмалары һәм спорт комплекслары;

Милли – мәдәни үзәкләр, балалар иҗаты үзәкләре.

Мәдәният йортлары һәм сәнгать мәктәпләре. Яшьләр үзәге. Халыклар дуслыгы йорты, мәдәният һәм ял парклары, клублар.

Чыгарылыш студентларының эш юнәлешләре:

-   иҗтимагый – мәдәни эш өлкәсендә директорлар, администраторлар, менеджерлар;

-   үзенчәлекле иҗтимагый – мәдәни проектлар һәм программалар әзерләүчеләр;

-   белем бирүче оешмаларда культурология буенча укытучылар;

-   лабораторияләрдә, мәдәният һәм сәнгать үзәкләрендә фәнни хезмәткәрләр.

Бу белгечлек буенча түбәндәге дисциплиналар үзләштерелә:

-   менеджмент;

-   инновацион менеджмент;

-   дөньякүләм туристлык бизнесы;

-   педагогика;

-   психология;

-   игътисад;

-   җәмәгатчелек белән бәйләнеш теориясе һәм практикасы;

-   мәдәният өлкәсендә интернет технологияләр;

-   иҗтимагый-мәдәни өлкәдә персонал белән идарә итү;

-   мәдәният социологиясе;

-    яшьләр субкультурасы;

-   арт-менеджмент;

-   корпоратив-рекрацион программалар технологиясе;

-   иҗтимагый-мәдәни эштә финанслар;

-   иҗтмагый-мәдәни оешмаларының эшчәнлегенә анализ;

-   иҗтмагый-мәдәни эштә инвестицияләр.

Керү имтиханнары:

-         иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек – мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре буенча эңгәмә; укырга керүчеләрнең гомуми культура дәрәҗәсен, аларның күпмегә иҗтимагый-мәдәни эшкә тартылуларын ачыклай;

-         русс теленнән – БДИ,

-         әдәбияттан – БДИ,

-         иҗади конкурс.

Бакалавр дипломнары булучылар конкурс нигезендә 071400 – иҗтимагый-мәдәни эш юнәлешендә магистрлыкка укырга керә алалар. Магистратурада уку вакыты 2 ел.

         2004 нче елда кафедра каршында 13.00.05 – иҗтимагый-мәдәни эшне оештыру, аның теориясе һәм методикасы буенча аспирантура ачылды.

         Белгечлек: Яшьләр белән эшне оештыру.

         Квалификация: 040104. Яшьләр белән эшлүче белгеч.

         Белгечлек белем һәм фән өлкәсендәге Федераль хезмәт тикшерүнең 2008нче елның 28 март №720 карары нигезендә лицензияләшкән.

         Профессиональ белгечлек буенча чыгарылыш укучыларының эш урыннары:

-   федераль һәм региональ дәүләт башкарма оешмалары (Мәдәният Министрлыгы, Мәгариф Министрлыгы, яшьләр эше, спорт, туризм Министрлыгы)

-   муниципаль дәүләт оешмалары: Яшьләр хезмәт биржасы; телерадиокомпанияләр; Яшьләр үзәге; Милли-мәдәни үзәкләр; Фәнни-методик үзәкләр; Яшьләр инновацион программалар үзәге; өстәмә белем бирү үзәкләре; Мәдәни-ял һәм спорт үзәкләре; Яшьүсмерләр һәм студентлар клубы;

-   формаль һәм формаль булмаган яшьләр берләшмәләре; яшьләр оешмалары; мәдәни – ял берләшмәләре; иҗади союзлар һәм ассоциацияләр; профсоюзлар.

Белгечләрнең профессия буенча кулланылу даирәсе:

-         яшьләр белән төрле берләшмәләрдә, тору, уку, эш, ял урыннарынды эшне оештыру;

-         яшьләрне эшкә урнаштыруда булышу;

-         яшьләр проектларын һәм программаларын тормышка ашыру;

Бу белгечлектә студентлар түбәндәге фәннәрне үзләштерәләр:

-         яшьләр социологиясе;

-         яшьләр психологиясе;

-         яшьләр белән эшнең игътисади нигезе;

-         яшьләр сәясәтендә менеджмент;

-         яшьләр белән эштә социаль технологияләр;

-         игътисади активлык технологиясен үстерү: яшьләр игътисады, яшьләрнең карьераүсеше;

-         жәмгыть – сәяси тормышта яшьләр;

-         яшь гаилә -  яшьләр сәясәте объекты.

Керү имтиханнары:

-         җәмгыять белеме – БДИ;

-         русс теле -  БДИ;

-         тарих – БДИ.

Яшьләр белән эшләү буенча белгеч аспирантурада укуын дәвам итә ала.

2004нче елда кафедра каршында 13.00.05 – теория, методика һәм иҗтимагый – мәдәни эш белгечлеге буенча аспирантура ачылды.

Юнәлеш: Культурология. Прикладная культурология: корпоратив культура.

Квалификация: 033000 Бакалавр.

Укуны тамамлаучының эш юнәлеше даирәсе:

-         мәдәният теориясе һәм тарихының фундаменталь мәсьәләләре;

-         тарихта һәм хәзерге чорды мәдәни формалар һәм процесслар;

-         мәдәни һәм табигый байлык, хәзинә;

-         массакүләм мәдәни коммуникацияләрнең формалары, ысуллары һәм чаралары;

-         үзара һәм милләтара бәйләнешләр киң  һәм тар үлчәмләрдә;

-         мәдәният өлкәсендә белем һәм агарту эше.

Укып чыгучыларның эш урыннары:

-         фәнни-тикшерү институтларында һәм үзәкләрендә, музейларда, китапханәләрдә, архивларда;

-         федераль, регион, җирле дәүләт оешмаларында: мәдәният өлкәсендә идара итү һәм мәдәни политиканы булдыру;

-         аналитик үзәкләрдә, җәмгыять һәм дәүләт оешмаларында: иҗтимагый-мәдәни юнәлештә экспертлык тикшерү һәм проектлар эзерләү, мәдәни һәм матди байлыгыбызны саклау программаларын төзү һәм тормышка ашыру;

-         электрон һәм басма матбугат чараларында, нәшриятларда, реклама һәм туристик агентлыкларда;

-         мәдәният оешмаларында (музейларда, китпаханәләрдә, мәдәни үзәкләрдә);

-         урта, махсус урта уку йортларында, гимназияләр һәм көллиятләрдә: укытучылык һәм менеджерлык эше.

Бу белгечлектә студентлар түбәндәге дисциплиналарны үзләштерәләр:

-         дөньякүләм мәдәният тарихы;

-         корпоратив культура;

-         иҗтимагый-мәдәни эш игътисады;

-         мәдәният социологиясе;

-         массакүләм культура;

-         мәдәният өлкәсендә интернет-технологияләр;

-         көндәлек мәдәният.

Керү имтиханнары:

-         русс теле – БДИ;

-         җәмгыять белеме  - БДИ;

-         тарих БДИ.

Бакалавр дипломы булганнарга: 03300 – Культурология. Прикладная культурология. Бу юнәлештә бакалавр дипломы булганнар конкурс нигезендә махсус магистрлар әзерләү белгечлегенә керә алалар. Магистратурада уку 2 ел.

Факультеттагы белгечлекләр буенча 3 аспирантура, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча 2 Совет эшли.

Аспирантура буенча белгечлекләр:

13.00.00 – педагогик фәннәр

13.00.01 – күмәк педагогика, педагогика һәм мәгариф тарихы

13.00.05 - иҗтимагый-мәдәни эшне оештыруның теориясе һәм методикасы.

22.00.00 – социологик фәннәр

22.00.06 – социология культурасы

Диссертация советы Д210.005.03. Белгечлек: 13.00.05 “Иҗтимагый – мәдәния эшне оештыруның теориясе, методикасы”.

Диссертация советы Д210.005.02. Белгелек: 24.00.04 “Мәдәният теориясе һәм тарихы”.

Фәнни һәм укыту-методик эшне факультетта 20дән артык фәннәр докторы, профессорлар, 58 фәннәр кандидаты һәм доцентлар, 25 укытучы алып бара.

Факультетның эшләү чорында шактый бай фәнни-методик һәм педагогик тәҗрибә тупланган. Ул университет студентларында үзләренең мәдәни яктан кем булуларын аңлауны, профессиональ белгеч булуларын, алган белемнәренең никадәр мөһим икәнлеген аңлауны тәэмин итә.

Факультет Рәсәйнең әйдәп баручы уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора: Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты; Снкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты; Краснодар дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты; Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе.

Факультетның горурлыгы ул – чыгарылыш студентлары. Алар арасында министрлар һәм аларның урынбасарлары; музей директорлары, концерт-тамаша оешмалары, мәдәни-ял учаклары директорлары; мәдәният бүлекләренең Идарә башлыклары, төрле министрлыклар белгечләре, югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары.

420059, Казань, Оренбург тракты, 3

Ректорның кабул итү бүлмәсе: тел.: 8(843)277-58-36, факс 8(843)277-59-07

Кабул итү комиссиясе: 8(843)277-59-17

Музыка сәнгате факультеты: 8(843)277-53-60

Бию сәнгате факультеты: 277-05-54

Иҗтимагый-мәдәни эш факультеты: 277-53-60

Мәгълумати – документ коммуникацияләре факультеты: 277-83-38

Сәнгати мәдәният һәм дизайн факультеты: 277-05-54

Театр факультеты: 277-05-54

Кино һәм телевидение факультеты: 277-53-60

Икътисад, менеджмент һәм туризм факультеты: 277-53-40

Читтән торып укыту факультеты: 277-75-11

Е-mail: info@kazguki.ru