Төп бит » 2015 » Июнь » 19

Казанның 45нче балалар китапханәсендә “Иң күп укучы мәктәп баласы” бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре бүләкләнде. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгене, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештыра. Аның төбәк этабы исә “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, башкаланың Үзәкләштерелгән китапханә системасы ярдәме белән уздырылды, “Татар-информ” МА исә мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Анда Казан шәһәре балалар китапханәләренә йөрүче 20 меңләп бала катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча, уку елы барышында китапханәдән иң күп китап алган укучылар ачыкланган. Шунысын да билгеләп узу кирәк: бәйге 2 категориядә – 1-4нче һәм 5-11нче сыйныфлар арасында үткәрелгән.

... Алга таба укырга »

Караулар: 515 | Өстәде: профком | Датасы: 19.06.2015