5 июньдә 10.00 сәгатьтә «Штаб» Креатив индустрия резиденциясендә Төрки халыкларның XII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узган көннәрдә «Театрның үсеш векторы: Көнчыгыш-Көнбатыш» дип аталган Халыкара конференция узды. Әлеге очрашу «Нәүрүз» фестивале өчен дә, Евразия театр сәнгате өчен дә әһәмиятле вакыйгага әверелде.
Оештыручылар һәм катнашучылар планлаштырган конструктив сөйләшү, чыннан да, корылды: Германия, Швеция, Иран, Казахстан, Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре сөйләшү барышында театрның кайсы юлдан китәчәген: Көнчыгышмы, Көнбатышмы, «борылыш чоры»ның театрга ничек тәэсир итәчәген һәм «киләчәк театры»ның нәрсәдән гыйбарәт булуын ачыкларга тырышты.
Әлеге конференцияне уздыру идеясенең авторлары – «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Б
...
Алга таба укырга »