"Терроризмга һәм экстремизмга- ЮК!" дигән девиз астында чара узды. |
Төрле вузларның ректорлары беренче курс студентларына җыр башкара.
Караулар: 412 |
|
Датасы: 02.09.2015
|
Караулар: 426 |
|
Датасы: 02.09.2015
|
Быел да Белем бәйрәме Арена да узды
Караулар: 339 |
|
Датасы: 02.09.2015
|
Казанда һәм Чаллыда икенче тапкыр түләүсез китап ярминкәләре уздырыла. Әлеге игелекле эшне «Кәгазь фил» әдәби клубы оештыра. Ярминкәдә төрле жанрдагы 600дән артык басма тәкъдим ителәчәк. Китапларны бушлай алу гына түгел, әдәбият сөючеләр үзләре дә ярминкәдә катнаша ала. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Караулар: 381 |
|
Датасы: 01.09.2015
|
Бүген Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган "Мәдәни бизәкләр" IРеспублика этноконфессиаль фестиваль уза. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды. Фестивальдә дүрт павильонда Татарстан халыклары ассамблеясенең 20дән артык милли-мәдәни мохтарияте тәкъдим ителгән. Павильоннарда милли тәм-томнардан авыз итәргә, милли киемнәр, бизәнү кирәк-яраклары һәм кулдан ясалган башка әйберләр сатып алырга мөмкин. Фестивальдә шулай ук халык кәсепчелеге күргәзмәсе дә эшли, анда Кукмара итекләре, кыйммәтле металлардан ясалган бизәнү әйберләре, иконалар һ.б.лар сатыла. Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган фотокүргәзмә эшли. Шамаил һәм икона ясау буенча мастер-касслар уза. Рөстәм Миңнеханов павильон һзм күргәзмәләр белән танышты, аннары җыелучыларга сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итте.
Караулар: 310 |
|
Датасы: 29.08.2015
|
Бүген Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Музей-мәгариф үзәге ачылды. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка җитәкчеләр чараның мәртәбәле кунаклары булды. Музей-мәгариф үзәге элеккеге Дедева-Горталов утарында урнашкан, анда 1841-1845 елларда атаклы язучы һәм фикер иясе Лев Толстой яшәгән. Утарның төп йорты республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Музей интеравтив экспозиция һәм киң белем бирү функцияле яңа рәвештәге заманча музей учреждениесе буларак ачыла. 2014 елның декабрендә тарихи бинаны инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенә бирү турында карар кабул ителә. Казанда Толстой иҗатын өйрәнүчеләр вакыйгаларның мондый борылышына борчыла. ТР Министрлар кабинеты Казанда Толстой музеен оештыру турын ... Алга таба укырга »
Караулар: 332 |
|
Датасы: 29.08.2015
|
26 августта «Мир» кинотеатрында ХI Казан халыкара мөселман кинофестивале алдыннан «Мәхәббәт. Композитор София Гобәйдуллина Казанда» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Фильм мәшһүр милләттәшебезнең Казанда яшәгән чорына багышлана. Ул үзе: «Бу чор булмаса, миннән композитор чыкмас иде», -дип яза. Фильм София Гобәйдуллинага 85 яше уңаеннан үзенчәлекле бүләк булачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Караулар: 348 |
|
Датасы: 28.08.2015
|
Республиканың үсмерләр китапханәсе "Әдәби беседка" оештыра. Август ае дәвамында "Мин сине яратам, Казан, чөнки син..." дип аталган акция оештырылды. http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/468763.htm
Караулар: 349 |
|
Датасы: 28.08.2015
|
29 августта Казанда «Мәдәниятләр бизәге» беренче республика этноконфессиональ фестивале уза. Чара Татарстан Республикасы көненә багышлана. Фестиваль вакытында интерактив мәйданчыклар, осталык дәресләре, халык сәнгать һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе, милли мәдәниятләр экспозициясе, «Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин» күргәзмәсе оештыру каралган. 12.00 дә башлана. http://mincult.tatarstan.ru/rus/pressa/video.htm/video/680749.htm Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Караулар: 330 |
|
Датасы: 28.08.2015
|