Төп бит » Яңалыклар архивы

30 августта Мәдәният һәм ял үзәк шәһәр паркында сәгать уникедән алып өчкә кадәр Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итүгә багышланган «Әдәби ишегалды» уздырыла (фонтан янында).

Казанның  1010 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр турында атаклы шагыйрьләр белән беррәттән яшь казанлылар да шигырь укыячак. Мәскәүдән, Казаннан күренекле артистлар, музыкантлар чыгышы тамашачылар күңеленә хуш киләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/468193.htm

Караулар: 321 | Өстәде: профком | Датасы: 27.08.2015

30 августта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Республика һәм шәһәр көненә багышлап, Россия Федерациясендә Әдәбият елын, Парклар һәм скверлар елын билгеләп үтү чарасы буларак һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллыгы уңаеннан «Паркта китапханә» дигән мәдәни-мәгърифәти чара уздыра. Ул халыкның игътибарын китап укуга, әдәбиятка җәлеп итү максатларында оештырыла.  

Чара 10нан 14 сәгатькәчә китапханәнең төп бинасы янындагы Лобачевский һәйкәле янында уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/467516.htm

Караулар: 363 | Өстәде: профком | Датасы: 26.08.2015

19 августта Урицкий паркында чираттагы Әдәби ишегалды –  «Алма спасында музыкаль-поэтик чәршәмбе» була.

Программада: шәһәрнең хор коллективлары, күренекле шагыйрьләр О.Левадная, Н.Ишмөхәммәтов, С.Грунис чыгышы. Казанлылар өчен шулай ук «Мин укырга яратам» флеш-мобы, әдәби викториналар, «Казанның парк һәм скверлары» фотокүргәзмәсе, укылган китаплар алмашу.

17.00 дә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

Караулар: 379 | Өстәде: профком | Датасы: 17.08.2015

17 августтан  «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бөтенроссия фотоконкурсы башланды.

Аны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздыра. Анда 18 яше тулган һәркем катнаша ала.   Гаризалар 17 сентябрьгә кадәр  konkurs@tatmedia.com электрон адресына кабул ителә («Национальные праздники народов России» дип язарга кирәк). 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

Караулар: 376 | Өстәде: профком | Датасы: 17.08.2015

Татарстанда күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган юбилей кичәләре башланды. 

22-24 августта Кама Тамагы районының Келәнче, Олы Кариле һәм Олы Мәрәтхуҗа авылларында Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт  драма театры спектакльләр күрсәтәчәк.

24 августта кичке сәгать алтыда Асадуллаев йортында күренекле әдип Туфан Миңнуллинның 80 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак.  

25 августта Т.Миннуллин каберенә чәчәкләр кую була. Кич белән Камал театры сәхнәсендә  «Диләфрүз-Remake» спектакле күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

Караулар: 460 | Өстәде: профком | Датасы: 14.08.2015

27 августта К.Насыйри  музее  шәһәр тарихын яратучыларны яңадан Иске Татар бистәсе буйлапинтерактив җәяүле экскурсиягә чакыра.  «Меңьяшәр шәһәрнең тарих сәхифәләре: Иске Татар бистәсе» дип аталган беренче мондый экскурсия 16 июльдә уздырылды. Анда катнашучылар тарафыннан бик күп җылы сүзләр, уңай фикерләр әйтелде.

Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, мөгаллим Каюм Насыйри музее татар халкы тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен популярлаштыру үзәге дә булып тора. Музей бинасы – XIX йөз архитектура һәйкәле,  ул шәһәрнең  тарихи үзәгендә урнашкан. Музе ... Алга таба укырга »

Караулар: 402 | Өстәде: профком | Датасы: 12.08.2015

Имтиханнар, борчулар артта калды. Инде менә укырга кабул ителгәннәрнең исемлеге дә әзер! Керсәгез, УКЫРГА, УКЫРГА һәм УКЫРГА!. Инде дә килеп, укырга керә алмагансыз икән, борчылмагыз, бу әле дөнья бетте дигән сүз түгел! Икенче елга да кереп була бит! Исемлене моннан карап була:

http://www.kazguki.ru/kcontent/abiturients/Raspisanie..

Караулар: 561 | Өстәде: профком | Датасы: 10.08.2015

Караулар: 463 | Өстәде: профком | Датасы: 09.08.2015

Караулар: 409 | Өстәде: профком | Датасы: 08.08.2015

Җәйге ялыңны файдалы да, мавыктыргыч та итеп уздырасың киләмә? 24-29 авгусларда узачак Форумда катнашасың килсә, гаризаңны язарга монда кер:

http://sof2015.ru/join.html 

Караулар: 493 | Өстәде: профком | Датасы: 22.07.2015

« 1 2 ... 8 9 10 11 12 13 14 »