Төп бит » 2014 » Сентябрь » 12

     Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды. Документка  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйды. Имзаланган килешү нигезендә, республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена кимендә 6 420 сум күләмендә минималь хезмәт хакы (компенсация түләүләрен һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне кертеп) билгеләнә. Бу  - эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменә максималь дәрәҗәдә якын булган минималь хезмәт хакы.

   ... Алга таба укырга »

Караулар: 546 | Өстәде: профком | Датасы: 12.09.2014