Төп бит » 2013 » Октябрь » 09

Профсоюз оешмалары – дәүләтнең көчле, бәйсез, ышанычлы, җаваплы партнерлары, дип башлады чыгышын Зәйдә узган Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы зона киңәшмәсендә әлеге оешма рәисе Раят Галиев. Мондый зона киңәшмәләре ике елга бер тапкыр уза, Зәйдә аның икенче мәртәбә үткәрелүе. Киңәшмәгә Актаныш, Азнакай, Мөслим, Тукай, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Зәй профсоюз активлары җыелды.

Зәйдә 400дән артык мәдәният хезмәткәре, 6 башлангыч профсоюз оешмасы исәпләнә. Раят Гыйльметдинович район-шәһәрдә мәдәни объектларның матди-техник базасының яхшы, мәдәният хезмәткәрләренең стабиль булуыннан, киноның саклануыннан канәгать калуын белдерде. Балалар сәнгать мәктәбенең эстетик бизәлешенә тукталып, аны храм дип атады. Профсоюз лидеры шулай ук мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз комитеты эшчәнлеген уңай бәяләде. Профсоюз – хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре, социаль-икътисади һәм хезмәткә ... Алга таба укырга »

Караулар: 408 | Өстәде: профком | Датасы: 09.10.2013