Төп бит » 2013 » Октябрь » 9 » Хезмәткәрләр мәнфәгате якланамы?
15:51
Хезмәткәрләр мәнфәгате якланамы?

Профсоюз оешмалары – дәүләтнең көчле, бәйсез, ышанычлы, җаваплы партнерлары, дип башлады чыгышын Зәйдә узган Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы зона киңәшмәсендә әлеге оешма рәисе Раят Галиев. Мондый зона киңәшмәләре ике елга бер тапкыр уза, Зәйдә аның икенче мәртәбә үткәрелүе. Киңәшмәгә Актаныш, Азнакай, Мөслим, Тукай, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Зәй профсоюз активлары җыелды.

Зәйдә 400дән артык мәдәният хезмәткәре, 6 башлангыч профсоюз оешмасы исәпләнә. Раят Гыйльметдинович район-шәһәрдә мәдәни объектларның матди-техник базасының яхшы, мәдәният хезмәткәрләренең стабиль булуыннан, киноның саклануыннан канәгать калуын белдерде. Балалар сәнгать мәктәбенең эстетик бизәлешенә тукталып, аны храм дип атады. Профсоюз лидеры шулай ук мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз комитеты эшчәнлеген уңай бәяләде. Профсоюз – хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре, социаль-икътисади һәм хезмәткә хокуклары сагында торучы оешма. Безнең төп бурыч – халыкның яшәү сыйфатын күтәрү, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителгән эш урыннары булдыру, диде чыгышында Раят Гыйльметдинович. Ул әлеге җәһәттән агымдагы елның 1 июленнән мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артуын мисал итеп китерде. Рәис чыгышында ТР Мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы эшчәнлегенә киңрәк тукталды, алдагы елларга бурычлар билгеләде. Алдагы ел – Россиядә Мәдәният елы.

Киңәшмәдә рәис урынбасары Альбина Сабитова  хезмәт килешүе, хезмәтне саклау һ.б.лар буенча мәгълүмат бирде, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендәге аеруча актуаль проблемалар, хезмәткәрләр мәнфә-гатьләреннән чыгып, аларны хәл итүнең иң уңайлы юлларын тәкъдим итте, күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Караулар: 408 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar