21:58 Татарстанда минималь хезмәт хакы 8252 сум булачак | |
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. “Республикада төбәк тулай продукты быел гыйнвар-июнь айларында 2015 елның шушы чорының 102,2 процентын тәшкил итте. Уңай якка үзгәрешкә сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы үзеннән өлеш кертүен билгеләп үтәсем килә”, - дип басым ясап әйтте үзенең чыгышында Илдар Халиков. Премьер-министр уңай динамика күрсәткечләрен эшчеләр тырышлыгы белән бәйләде. Эш бирүченең хезмәткәр алдындагы җаваплылыгын ТР эш бирүчеләр төбәк берләшмәсе президенты Александр Лаврентьевюилгеләп үтте: “Катлаулы икътисади шартларда эш бирүче өчен соцциальҗаваплылык һәм социаль гаделлек тәэминаты өстенлекле булырга тиеш. Һәм хезмәт хакының минималь күләме белән яшәү минимумы бәйләнеше иң гади күрсәткеч булып тора”. Татарстан лидеры күп кенә күрсәткечләр буенча – лидер, аерым алганда, төзелештә – Россиядә 5 нче урында һәм Идел буе федераль округында – 1нче; сәнәгатьтә Россиядә 5нче һәм ИФОда – 5нче, шулай да, хезмәт өчен минималь хезмәт хакы буенча кайбер төбәкләр республиканы узып киткән, дип билгеләп үтте ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова. “Кемерово өлкәсендә минималь хезмәт хакы хезмәт яшендәге халыкның минималь яшәү минимумы күләме дәрәҗәсен 146 процентка узган, - диде Татьяна Водопьянова. – Төбәкләребезнең тәҗрибәсе белән без һәрвакыт бик кызыксынабыз һәм булган мисаллар республикада шуның кебек стимул булдыру һәм минималь хезмәт хакын күтәрү юнәлешендә актив темплар белән бару мөмкинелеге бирде”.
| |
|
Барлык фикерләр: 0 | |