Төп бит » 2016 » Август » 08

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Мондый килешү инде 4 нче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә 7309 сум иде. Ләкин 1 июльдән федераль үзәк хезмәт өчен минималь түләү күләмен (МРОТ) 7500 сум итеп билгеләде. Яңа килешүдә исә бюджеттан тыш өлкә өчен 8252 сум тәшкил итә – хезмәт яшендәге кешеләр өчен каралган яшәү минимумы (8686 сум) күләменең 95 проценты кадәр. Моннан тыш, минималь хезмәт хакын 2017-2018 елларда минималь кулланучылар бюджеты күләменә кадәр этаплап күтәрү планга кертелгән.

“Республикада төбәк тулай продукты бы ... Алга таба укырга »

Караулар: 477 | Өстәде: профком | Датасы: 08.08.2016