Ректорыбыз

ЮСУПОВ РИВКАТ РӘШИД

улының юбилее!

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 65 яшь ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.