Төп бит » 2017 » Июль » 15 » Коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту буенча Татарстанда кайнар линия ачыла
15:02
Коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту буенча Татарстанда кайнар линия ачыла

Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге кайнар линия эшләтеп җибәрде.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге кайнар линия эшләтеп җибәрде. Биредә Коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту турындагы сорауларга җавап алып булачак. Бу хакта ведомство матбугат үзәге хәбәр итә.

“Әлеге чара Россия территориясендә 2017 елның 1 июленнән коммуналь тарифлар күтәрелү буенча оператив мәгълүмат җыю максатыннан эшләнә”, - дип аңлаттылар үзәктә.

Кайнар линия мөрәҗәгатьләрне  15 июльдән 1 сентябрьгә кадәр һәр көнне 236-29-97 телефоны буенча, шулай ук obcontrolrt@mail.ru электрон почтасы аша кабул итә. Сорауларны Казан шәһәрендәге Лобачевский урамы 10в адресы буенча да бирергә була. 
Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/15/144465/ битеннән алынды

Караулар: 425 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar