Төп бит » 2017 » Июль » 11 » Казанда "Җәйге уку" бөтенроссия акциясе старт ала
16:00
Казанда "Җәйге уку" бөтенроссия акциясе старт ала

Казанда Җиңүче Татарстан Рес-публикасы Милли китапханәсенең уникаль китап басмасына ия булачак.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Казанда "Җәйге уку" бөтенроссия акциясе старт ала. "Җәйге уку" акциясе беренче тапкыр Лепецк өлкәсендә 2016 елда уза. Быел акция россиякүләм дәрәҗә ала. Акциягә Кырым, Рязань, Воронеж, Омск, Киров, Белгород, Вологда, Псков, Самара, Тверь китапханәләре кушылган.

Акциядә катнашу шартлары бик җиңел. Моның өчен барлык теләгән кеше http://www.summer-reading.ru сайтында теркәлергә тиеш. Анда сез өч китаптан торган исемлек алачаксыз, ул очраклы рәвештә формалаштырылачак. 31 августка кадәр китапларны укырга һәм аларның һәркайсына рецензия язарга кирәк. Аннары аларны оештыручыларга info@summer-reading почтасына 4 сентябрьгә кадәр җибәрү таләп ителә.

Компетентлы жюри иң яхшы рецензияләр авторын сайлаячак. Җиңүче төп бүләк - Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уникаль китап басмасына ия булачак. Бәйге оештыручылар кимендә 5 кешедән рецензия алса гына уңышлы узган дип саналачак.

Моннан тыш, эшләр кабул итү төгәлләнгәч, оештыручылар төрле шәһәрләрдән алынган рецензияләр санын ачыклаячак һәм иң күп китап укый торган шәһәрне билгелиячәк.

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/11/144179/

Караулар: 383 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar