19 августта Урицкий паркында чираттагы Әдәби ишегалды – «Алма спасында музыкаль-поэтик чәршәмбе» була.
Программада: шәһәрнең хор коллективлары, күренекле шагыйрьләр О.Левадная, Н.Ишмөхәммәтов, С.Грунис чыгышы. Казанлылар өчен шулай ук «Мин укырга яратам» флеш-мобы, әдәби викториналар, «Казанның парк һәм скверлары» фотокүргәзмәсе, укылган китаплар алмашу.
17.00 дә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте