Төп бит » 2018 » Февраль » 8 » Россия фәне көне белән котлау
23:19
Россия фәне көне белән котлау

Хөрмәтле Татарстан Республикасы галимнәре, гыйльми хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм фәнни өлкәдә эшләүчеләр!Ихлас йөрәктән Сезне искиткеч бәйрәм – Россия фәне көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы күп елллар дәвамында танылган фән һәм белем бирү үзәге булып тора. Атаклы химия, математика, физика, медицина Казан фәнни мәктәпләре һәм күп кенә гуманитар тикшеренү тармаклары дөнья-күләм җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган. Безнең фән – үзләрен генә түгел, ә бөтен Россияне дөнья-күләм дәрәҗәсендә таныткан күп кенә күренекле тикшеренүчеләрнең: Завойский. Бутлеров, Зинин һ. б. исемнәре белән аваздаш. Без чын мәгънәсендә үзебезнең якташларыбызның фәнни хезмәтләре өлкәсендәге нәтиҗәләре, казанышлары һәм ачышлары белән горурланабыз. 
Бүген Татарстан Республикасында югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре гармонияле рәвештә берләшеп яшиләр. Зур фәнни потенциал Татарстан икътисадының төп конкурентлы өстенлекләрнең берсе, икътисадый үзгәртеп коруларның күәтле байлыгы, югары технологияле тармакларны булдырыруның нигезе һәм милли казанышның мөһим өлеше булып тора. 
Галимнәрнең хезмәтләре нәтиҗәсендә Татарстан сәнәгатендә югары технологияле производстволар өлеше арта, яңа алдынгы технологияләр медик ярдәм күрсәтү, төзелеш, транспорт, финанс хезмәте өлкәләренә үтеп керәләр. 
Татарстан яшьләренең үзләренең атаклы башлап җибәрүчеләренең гореф – гадәтләрен саклауларын күрү, шатландыра. Бу Татарстан галимнәренең алга таба да фәнни мәктәпләрнең үз гореф – гадәтләрен үстерүгә, масштаблы фундаменталь һәм практик тикшеренүләр уздыруга үзләренең өлешләрен кертәчәкләренә ышанычны арттыра. Без үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм аларны практикада кулланырга омтылучы яшь буынның талантына һәм кызыксынучан акылына ышанабыз һәм өметләнәбез. Сезгә уңышлар юлдаш булсын!
Сезгә, эшегезгә тугры калуыгыз һәм максатларга ирешүдә үз сүзегездә нык торуыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм. Татарстан Республикасының барлык фән эшчеләренә бетмәс-төкәнмәс энергия, якты идеяләр, яңа ачышлар теләп калам!

Материал Татарстан хөкүмәте сайтыннан алынды

Караулар: 670 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar