Мәдәният елы гимны Эльмир Низамов музыкасы Имин булсын заман, тыныч булсын! – Дастанга тиң данлы эшләребез |
Дүшәмбе көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда республикадагы мәдәният тармагының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2014 ел - Русиядә һәм Татарстанда Мәдәният елына бурычлар билгеләнде. Утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов, Президент аппараты җитәкчесе, республика Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм итү фонды идарәсе рәисе Әсгат Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М ... Алга таба укырга »
Караулар: 576 |
|
Датасы: 01.02.2014
|
Профсоюз оешмалары – дәүләтнең көчле, бәйсез, ышанычлы, җаваплы партнерлары, дип башлады чыгышын Зәйдә узган Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы зона киңәшмәсендә әлеге оешма рәисе Раят Галиев. Мондый зона киңәшмәләре ике елга бер тапкыр уза, Зәйдә аның икенче мәртәбә үткәрелүе. Киңәшмәгә Актаныш, Азнакай, Мөслим, Тукай, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Зәй профсоюз активлары җыелды. Зәйдә 400дән артык мәдәният хезмәткәре, 6 башлангыч профсоюз оешмасы исәпләнә. Раят Гыйльметдинович район-шәһәрдә мәдәни объектларның матди-техник базасының яхшы, мәдәният хезмәткәрләренең стабиль булуыннан, киноның саклануыннан канәгать калуын белдерде. Балалар сәнгать мәктәбенең эстетик бизәлешенә тукталып, аны храм дип атады. Профсоюз лидеры шулай ук мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз комитеты эшчәнлеген уңай бәяләде. Профсоюз – хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре, социаль-икътисади һәм хезмәткә ... Алга таба укырга »
Караулар: 411 |
|
Датасы: 09.10.2013
|