Төп бит » 2016 » Август » 26 » Венера Ганиева өчен август ае нәрсәсе белән аеруча истәлекле?
10:54
Венера Ганиева өчен август ае нәрсәсе белән аеруча истәлекле?

Тиздән республика бәйрәм итәчәк. 30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу көнне Татарстанның һәр районында бәйрәм чаралары планлаштырылган, шәһәр көннәре дә үтәчәк. Шулай да бәйрәмнең иң зурысы татар дөньясының үзәгендә – Казанда булачак. Балалар һәм яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр – һәркем үз күңеленә хуш килерлек чара табачак.

Ә шулай да нинди бәйрәм соң бу? Бу – туган җиребез белән горурлануырга, ирешкән уңышларыбызга сөенү, патриотлык хисләрен арттыру өчен әһәмиятле, зур чара. Еллар узган саен ул көннәрнең кадере тагын да арта, тәмләнә. Татарстан – бүген федераль күләмдә күп өлкәләрдә лидер. Безне таныйлар, санлашалар, алай гына да түгел тиңләшергә омтылалар. Федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чаралары, эшлекле киңәшмә-конференцияләрне уздыру урыны итеп Татарстан сайлану да тикмәгә түгел. Безнең республика – алгарылшы үсеш тарафдары, үрнәк. Алга таба да шулай булыр дип өметләник. Ил-көннәр тыныч, күкләр аяз булсын!

Венера Ганиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Минем өчен Республика көне бик зур, мөһим бәйрәм. Бездә  яшәүче күп милләтләр әлеге бәйрәмдә  катнаша. Ул көнне күңелләр күтәренке. Үзенә күрә җәйгә нокта кую да ул. Безнең бәйрәм итәрлек уңышларыбыз бар. Игеннәр дә уңды, ә икмәк безнең төп ризыгыбыз. Бу бәйрәмдә без күп чараларда катнашабыз. Быел да концерт көтелә. Мин ул көнне  шәһәр мэрына чакырулы.  Быелгы август ае минем өчен аеруча истәлекле.  Ирем Камил белән бергә яшәвебезгә утыз ел тулуны билгеләп үттек. Яшьләргә үрнәк булсын дин “Казан” гаилә үзәгендә   никахыбызны яңарттык.

http://matbugat.ru/news/?id=16067

Караулар: 465 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar