Төп бит » 2017 » Июль » 11 » Укырга кая барырга? - "Мәгариф" журналы
15:53
Укырга кая барырга? - "Мәгариф" журналы

Укырга кая барырга? - Теләк – бер нәрсә, мөм-кинлек – икенче, кирәклек – өченче. Моның шулай икәнлеге яшьләр һөнәр сайлаганда да ачык күренә.

(Казань, 11 июль, "Татар-информ", "Мәгариф", Рифә Рахман). Теләк – бер нәрсә, мөмкинлек – икенче, кирәклек – өченче. Моның шулай икәнлеге яшьләр һөнәр сайлаганда да ачык күренә. Әйтик, Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер Рәсәйдә инженер-техникларга, медикларга, педагогларга ихтыяҗ зур. Беренчесенә ихтыяҗ зурлык яңа төр эшләнмәләр җитештерә торган завод-фабрикалар ачылу, искеләре торгызыла башлау, аларның заманга яраклы яңарышы, хәрби заказлар арту һ.б. белән бәйле, - дип яза "Мәгариф" журналы.

Ихтыяҗ бар

Инженерлыкка түләмичә уку квоталарын арттырсак та, дипломлы белгечләр алга таба да завод-фабрикаларга китмәсә, аларның ничәдер ел дәвамында үз белгечлекләрендә эшләвен таләп итмәсәк, һөнәр базарындагы хәл үзгәрмәс. Ә бит әле, мәҗбүрили торган кануннар булса да, юллама белән укыганнар да һәр очракта үз предприятиеләренә эшләргә бармый. Димәк, максатчан укытылган белгечләрнең тиешле җиргә эшкә урнашуын таләп итәргә кирәк. Кайвакыт мәҗбүри генә башланган хезмәт вахтасы сөйгән эш урыныңа әверелә дә куя. Сорау туа: мәҗбүрилектән куркып калган яшьләрнең бер өлеше техник уку йортларына барудан баш тартмасмы, аларга кабул итү баллары түбәнәймәсме? Юктыр. Алай да, мәсьәләне техникумнарда уку урыннарын арттырып чишү җиңелрәк кебек. Яшьләр дә хезмәткә иртә күнегә, һөнәрен ихластан теләп сайлаганнары һәм яхшы да укыганнары алга таба белем алуын институтларда югарырак курслардан дәвам итә ала, укырга керүенә җиңеллек тудыра.

Медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ үсү исә косметик салоннарның, түләүле медицинаның артуы белән бәйле. Кризис чорында бу төр эшмәкәрлек бераз аксады. Җитмәсә, мәйданы да үзара бүленеп бетте диярлек. Шулай икән, табиблар санын артырудан артык файда юк. Бу өлкәдә заманыбыз таләп иткән специфик белгечләрне җитештерү, табибларның белемнәрен үстерү, аларны заман барышына ияртү проблемасы ныграк тора шикелле. Димәк, медицина уку йортына барырга теләүче гомеренең шактый өлешен дәвамлы укуга бирергә әзер булырга тиеш. Бу бигрәк тә кызлар өчен кыенрак.

Инде өченче һөнәргә тукталыйк. БДИ кертелгәннән соң, сынаулардан куркып яисә аның психологик басымыннан качып, замана балалары белән эшләүдән өркеп, күп кенә укытучылар олы яшькәчә укытмый башлады. Өлкәннәргә заман технологияләрен үзләштерү, хезмәт ритмына өлгерү дә авыр. Алга таба да укытучылар пенсиягә иртәрәк китәр кебек. Мөгаллим-педагогларга елдан-ел таләпләр арттырылу, аларның кәгазь эшенә ныграк батуы, хезмәт нәтиҗәләренең кәгазьдәге цифрлар белән бәяләнүе, реаль эшләре бик үк исәпкә алынмау кешене әлеге хезмәттән читләштерә. Бер мөгаллим төп көчен сыйныфындагы һәр баланың белемен үстерүгә куяр, кемдер олимпиадаларга конкурсантлар тәрбияләүгә зуррак игътибар бирер – әмма күбрәк тырышлык куйганда да, беренчесенең хезмәте югарыдагыларга нәтиҗәле булып күренмәячәк. Укучыларга белем бирүне алгарак куйганнарның күп вакыт дәрәҗә, исем артыннан кумавын да онытырга ярамый. Димәк, андыйларның хезмәт хакы түбән калачак. Ныграк «шалтыраган буш кыңгыраулар»ныкы, кәгазьне яхшы тутыручыларныкы, куштаннарныкы, җитәкчелеккә яраганнарныкы игътибарга алыныр, артыгы белән бәяләнер, нәтиҗәдә, хезмәт хакы да югары булыр.

Әлбәттә, сыйфатлы белем биреп дәрәҗәгә ирешүчеләр дә бар, сүзебез андыйлар хакында түгел. Димәк, барысы да аталмаса да, укытучылык һөнәрен ташлауның, сайламауның сәбәпләре күп, һәм аларның һәрберсе кичекмәстән чишелергә тиеш. Авырлыгына нисбәттә акчасыз хезмәткә, теге яки бу һөнәрнең фанатигы булмаганда, кем барсын?! Дөрес, БДИ баллары түбәнрәкләр, югары белем алуның башка чарасын тапмыйча, укытучылыкка еш килә. Ә бит заманында бу һөнәрне иң белемлеләр генә сайлаган. Аптыраганнан гына укытучы һөнәрен сайлаучылар, диплом алгач, белем бирә алуына шикләнеп карарга һәм башка төрле эшкә керергә дә мөмкин бит әле. Тирән белем бирә алырлык булачак педагогларны исә башкаланың төрле эш урыннары, фәнни институтлар шулай ук үзенә чүпләп тора. Мәгариф системасы шуның аркасында да бик күпне югалта. Кыскасы, мөгаллимнәргә ихтыяҗ якын арада гына түгел, киләчәктә дә кимемәс.

Хәзергә Мәгариф министрлыгы бюджет урыннарның санын үзгәртмәскә планлаштыра: бу инженерларга – 46,7; педагогларга – 9,2, ә табибларга 8,4% урын түләүсез дигән сүз. Ихтыяҗ – бер, теләк – башка дигәннән, чыгарылыш сыйныфта укучыларның анкеталарыннан аларның, нигездә, табиб, юрист, хәрби булырга теләве һәм моны хезмәт хакының югарылыгы, әлеге һөнәр ияләренә җәмгыятьтәге мөнәсәбәт, социаль статус белән бәйләп караулары күренә. Безгә юристлар, экономистлар кирәк түгел, бигрәк тә хисапчыларны тиздән роботлар алмаштырачак дип язып торсалар да, аларның әлегә эшкә урнашмый калганнары сирәк, чөнки шәхси фирмалар күп.

Һөнәрләрне барлау – үзе һөнәр

Укучыларыбыз һөнәрләр мәйданын бик тар күзаллый, шунлыктан заман тудырган хезмәт урыннарын читтән килүчеләр били бара, ә бит аларның бәяләнүе шактый югары. Әйтик, бүгенге көндә Мәскәү, Петербург кебек калаларда, чит телләрне белгәндә, дипломлы педагоглар бала караучы булып хәтта 200 меңлек хезмәт хакына эшкә урнаша ала. Көнлек няняларның иң аз хезмәт хакы да Казанда – 30 меңдер, ә кайбер байлар, күзгә күренерлек нәтиҗәсе булганда, ул-кызлары тәрбиясенә Мәскәүнекеләр белән ярышып түләргә әзер. Авыруларны өйләрендә караучылар эше дә югары бәяләнә, һәм аларны табуы да шактый кыен. Опекуннары еш кына хаста туганнарын шулай ук белемле, бигрәк тә медицина һөнәренә ия белгечләргә генә тапшырырга тели, андыйларга ныклы җаваплылык йөкли һәм хезмәтенә күрә – хөрмәте!

Заманыбызның яңа ихтыяҗларын күздә тотып, әле анда, әле монда яңа төр белгечлекләр пәйда була. Мәктәпне тәмамлаучылар, үз шәһәрләрендәге вузлардагы белгечлекләрдән тыш, башка җирләрдәге уку йортларының һөнәрләр исемлеге белән дә танышса һәм бигрәк тә алардагы тар белгечлекләргә игътибар итсә иде. Моңа кадәр махсус белем кирәк булмаган күп кенә эшләргә таләпләр артты. Элек исәптә дә йөрмәгән яисә артык игътибарга алынмаган белгечлекләрнең стандартлары норматив актларда чагылыш таба башлады. РФнең Хезмәт министрлыгы Шәфкать туташлары ассоциациясе белән берлектә, мәсәлән, «Багучы» (сиделка) һөнәренең стандартын нигезләгән. Димәк, киләчәктә бу төр эш белән тәэмин итүчеләр андый хезмәт күрсәтүчеләргә таләпне тагын да арттырачак. Кануният буенча, ул инде авыру янында утырып кына тормаячак, медицина ярдәме күрсәтергә, чисталыкны кайгыртырга, йомшак һәм игътибарлы булырга, ашарга пешерергә һәм авыруны һавада йөртергә тиеш.

Һөнәр стандартларының реестрында бик күп эш төрләре бар. 2015 елда заман ихтыяҗын күздә тотып барлыкка килгән һөнәрләрнең зур күпчелеген (1600) туплаган һәм бер өлешен шактый тәфсилле тасвирлаган «Һөнәрләр белешмәлеге»н эшләделәр, 2016 елда аны тагын да актуальләштерделәр. Ул елдан-ел тулыландырылачак һәм алга таба яңа басмалары да дөнья күрер дип фаразлана. Белешмәлек иң кирәкле һөнәрләр, перспектив эш урыннары турында тиешле күләмдә мәгълүмат бирә. Төп уку юнәлешеңне сайлаганчы, аның белән танышып чыгарга кирәк. Бәлки, син башкарырга теләгән хезмәт өчен югары белем таләп тә ителмидер, бәлки, техникум белеме яисә профессиональ-техник көллиятнеке дә җитәдер. Артык укымыйча да сайларлык кызыклы профессияләр барлыгын онытмыйк. Әйтик, пешерүче, кондитер булып белем алмыйча да эшләргә мөмкин. Аның нечкәлекләренә төрле курсларда, кече бизнес уку йортларында, икътисади-технологик яисә азык-төлек колледжларында, махсус белем бирү мәйданчыкларында да өйрәнергә була, ә бит кондитер-технологларны махсус урта уку йортлары гына түгел, кулинария юнәлешендә белем бирүче институтлар да әзерли. Әйтергә кирәк, аларның хезмәте бик югары бәяләнә. Тортлар пешерә торган остаханәңне ачып җибәрсәң дә, кече цехларда заказлар үтәсәң дә, бер дә начар түгел. Бүген яшьләрнең табышлы өлкәләрне сайлыйсы килә, әмма, тормышны аз белгәнлектән, әлегә профессияләр мәйданын күзаллаулары тулы түгел, һәм бу мәсьәләдә алар ата-ана киңәшенә, белгечләрнең юнәлеш бирүенә мохтаҗ.

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/11/144182/ битеннән алынды

Караулар: 351 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar