Төп бит » 2015 » Май » 26 » Татарстан Республикасы Мәдәният министры А.М. Сибагатуллинның Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан тәбрикләве
14:57
Татарстан Республикасы Мәдәният министры А.М. Сибагатуллинның Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан тәбрикләве

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Кадерле укучылар! 

Чын күңелдән сезне Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан тәбрик итәм. Бу бәйрәм халыкның гаять кыйммәтле әдәби мирасы саклана торган   китапханәләрнең  әһәмияте  җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан югары бәяләнүен ачык чагылдыра.

 2015 ел Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Әдәбият елы дип игълан ителде.  Заман куйган четерекле мәсьәләләрне хәл итү быел җәмгыятьнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Китап уку һәм китап басу эшенең камилләшүе, әдәби процессның  һәм китапханәчелекнең үсеше  - бу мәсьәләләр башлыча китапханәләр өлкәсенә карый.

Татарстан Республикасы  Россиядәге әдәбият һәм китап культурасы үзәкләренең иң күренеклеләреннән берсе булып санала.   Татарстан Кол Гали һәм Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани һәм  Ризаэтдин Фәхретдин, Тукай һәм Җәлил кебек бик күп күренекле шәхесләре белән горурлана.  Лев Толстой һәм Максим Горький, Евгений Боратынский һәм Гавриил Державин, Марина Цветаева һәм башкаларның язмышы шулай ук республикабыз белән бәйле.  

Гасырлар дәвамында татар басма китабы халкыбызның үсешенә этәргеч бирүче рухи хәзинә буларак таныла. Әби-бабайлар китапны  ак тастымалга төреп, икмәк кебек кадерләп саклаганнар. Китапны бүген дә олыласак иде! Халкыбыз тарихы, аның акыл хәзинәсе, киләчәк көннәр өчен сабак булырдай зирәклек саклана китапта.   

Татар телендәге әдәбият тупланмаларының иң зурысы саклана торган Татарстан Республикасы  Милли китапханәсенең  150 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерлек барган вакытта, буыннар алмашыну һәм мәгълүмати технологияләр чоры килү халыкның китапханәләргә булган ихтыяҗын киметмәде дип, сөенеп әйтә алабыз.

Республикның барлык китапханә хезмәткәрләренә өзлексез иҗади эзләнүләре, яңача эшләргә омтылулары, тырыш хезмәт куюлары, Татарстан Республикасы мәдәнияте үсешенә саллы өлеш кертүләре өчен ихлас күңелдән олы хөрмәтемне белдерәм. Сезгә, шулай ук күпсанлы китап укучыларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим.

Караулар: 424 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar