Төп бит » 2017 » Июль » 10 » Татарстанның инвалид рәссамнары эшләре — Россия Дәүләт Думасындагы күргәзмәдә
16:09
Татарстанның инвалид рәссамнары эшләре — Россия Дәүләт Думасындагы күргәзмәдә

Татарстанның инвалид рәссамнары эшләре — Россия Дәүләт Думасындагы күргәзмәдә Республиканың физик мөмкинлеге чикләнгән 5 рәссамы халыкара чарада катнаша

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 10-14 июль көннәрендә Россия Дәүләт Думасында инвалид рәссамнарның II Халыкара күргәзмәсе эшләячәк.

“Без күрә торган дөнья” дип исемләнгән күргәзмәдә Татарстаннан 5 рәссамның 23 иҗади эше урын алачак.

Алар арасында Россиянең атказанган рәссамы Валерий Скобоев (1938 елда туган, тумыштан култык таякларында йөри торган инвалид), үзлегеннән рәсем ясарга өйрәнгән язучы Вреж Кирокосян (1983 елда Ереванда туган, 2016 елда Казанга күченгән. Уң кулындагы 2 бармагы гына эшли, калган мускуллары эшкә яраксыз), Ренат Мусин (1982 елда туган, Чаллы шәһәреннән. Тумыштан ДЦП белән авырый), Анна Хачатрян (1982 елда Казанда туган), Римма Һадиева (1982 елда Казанда туган. ДЦП белән авырый) бар.

Мондый Халыкара күргәзмәнең беренчесе Минскта 2016 елның октябрендә үткәрелгән иде. Киләчәктә аны БДБ илләре һәм Шенген зонасына кергән дәүләтләрдә уздыру планлаштыра, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/10/144159/ битеннән алынды

Караулар: 282 | Өстәде: профком | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar