Төп бит » 2017 » Июль » 11 » Ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми - Фәрит Мөхәммәтшин
15:36
Ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми - Фәрит Мөхәммәтшин

Ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми - Фәрит МөхәммәтшинҺәрбер офиста, һәрбер бинада ике телдә элмә такталар булырга тиеш, ди Парламент Рәисе.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Закон бөтенебезгә дә бер. Татарстанда ике дәүләт теле закон тарафыннан кабул ителгән. Һәрбер офиста, һәрбер бинада ике телдә элмә такталар булырга тиеш", - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуы барышында.

Аның фикеренчә, элмә такталар мәсьәләсен соңгы арада "бик куерта" башладылар. "Бизнес вәкилләре ике телдә элмә такталар кую кыйммәткә төшә, ди. Бер тактага татар телендә һәм рус телендә язуның бәясе ул кадәр үк түгелдер", - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Татар телен саклау мәсьәләсе - борчый торган мәсьәлә, дип саный парламент җитәкчесе. "Бүгенге көндә ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми", - дигән фикердә ул.

Бүген Татарстан парламенты депутатларының 30 нчы утырышында “Административ хокук бозулар турында ТР Кодексының 8.1 нче матдәсенә һәм шулай ук “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” ТР законының 1 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты кабул ителде. Аны депутатларга ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәкъдим итте.

Аның нигезендә, элмә такталарда ике дәүләт телендә дә мәгълүмат дөрес бирелмәгән очракта, хокук бозучыларны муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре административ җаваплылыкка тарта алачак. 

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/11/144247/ битеннән алынды

Караулар: 326 | Өстәде: профком | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar