Төп бит » 2015 » Июнь » 04

Ул Россиядә Әдәбият һәм Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан уздырыла

Иртәгә, 5 июнь көнне сәгать 11.00 дә, А.С. Пушкинның туган көне алдыннан, Казанда “Книга-фест 2015” II шәһәр китап фестивале була. Ул Россиядә Әдәбият һәм Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан уздырыла.

Фестиваль Лядской бакчасында сәгать 16.00 ләргә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә. Анда тематик аллеялар һәм төрле зоналар эшләячәк.

Фестивальдә катнашучылар өчен ”Казан утары” күргәзмәсе, “Сугышны кичкән китаплар” сирәк китаплар экспозициясе, “Шәһәр бакчасында ... уйный” концерт мәйданчыгы эшләячәк. Шулай ук, “Пушкин балында” булу, шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрен тыңлау, “Ирекле микрофон”га китаплар уку мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, “Укучы Казан” фотокүргәзмәсен тәкъдим итү дә ниятлән ... Алга таба укырга »

Караулар: 493 | Өстәде: профком | Датасы: 04.06.2015