Төп бит » 2014 » Сентябрь » 29 » ТР Профсоюзлары көне!
18:03
ТР Профсоюзлары көне!

Республикабызның иң күпсанлы һәм авторитетлы иҗтимагый оешмаларының барлык вәкилләрен – профессиональ союзларны ТР Профсоюзлары көне белән котларга рөхсәт итегез!

Профсоюзлар мөһим берләшмәләр булып кала бирә, ул эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклый, тиешле хезмәт шартлары тудыра, җәмгыятьтә социаль стабильлекне саклый.

Республикада йөз елдак артык үсеш тарихы булган профессиональ союзлар алар тарафыннан Татарстанда булдырылган социаль хезмәттәшлек системасында нәтиҗәле көч һәм дәүләтнең, бизнесның тулы хезмәттәше булып тора.

Бүген безнең гомуми һәм төп бурычлар – икътисадны яңарту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, яңа нәтиҗәле эш урыннары булдыру, һәм нәтиҗә буларак, - тормыш сыйфатын үстерү.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу барлык мәсьәләләр республикада килешү нигезендә өч якның – дәүләт, бизнес һәм профсоюзларның - конструктив диалогы режимында уңышлы чишелә. Ел саен Республика Хөкүмәтенең профсоюз активы белән очрашуы традицион төс алды. Республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссиясе утырышларында шулай ук бик күп мәсьәләләр карала.

ТР алдында торган барлык мәсьәләләрне чишүдә җәмгыятьтә атказанган авторитетка ия булган профсоюзларның роле бәяләп бетергесез.

Татарстанның профсоюзлар хәрәкәте катнашучыларына чын күңелдән сизелерлек нәтиҗәләр бирә торган алдагы конструктив һәм сыйфатлы уртак эш, динамик үсеш һәм барлык позитив традицияләрнең саклануын телим”, - диелә котлауда

ТНВ каналы

Караулар: 417 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar