Төп бит » 2017 » Июль » 12 » Татарстанда укытучылар эшен бәяләүдә яңа модель кулланыла башлый
15:29
Татарстанда укытучылар эшен бәяләүдә яңа модель кулланыла башлый

Татарстанда укытучылар эшен бәяләүдә яңа модель кулланыла башлыйКвалификация күтәрү системасындагы үзгәрешләр укытучыларның һөнәри үсеш системасын булдыру һәм тормышка ашыру белән бәйле.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Яңа уку елында Россиянең 13 төбәгендә,  шул исәптән Татарстанны да кертеп, укытучылар эшен бәяләүдә яңа модель кулланыла башлый. “Коммерсант”ка интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Сергей Кравцов педагогларга, квалификациясен раслау өчен, үз предметы буенча тест тапшырырга, шулай ук дәрес алып бару эксперт бәяләмәсен үтәргә кирәк булачак, дип җиткергән.

Аның мәгълүматлары буенча, рус теле, әдәбияты һәм математика укытучыларының бер өлеше,  стандарт биремнәрне үтәгәндә, югары нәтиҗәләр күрсәтмәгән. Мәсәлән, укытучыларның 10 проценты рус теле һәм грамматикасы буенча тирән белемгә ия түгеллеген күрсәткән, ә математика укытучыларының 24,2 проценты гади тигезләмәләрне чишә алмаган.

Квалификация күтәрү системасындагы үзгәрешләр укытучыларның һөнәри үсеш системасын булдыру һәм тормышка ашыру белән бәйле. 
Проектта Татарстан, Хабаровск крае, Ленинград, Курган, Томск, Мәскәү, Ярославль, Волгоград һәм Рязань өлкәләре катнаша. Яңа модельне сынап карауны беренчеләрдән булып Төньяк Кавказ төбәкләре: Чечен Республикасы, Ингушетия, Адыгей, Кабардино-Балкар Республикасы үтәчәк.

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/12/144270/ битеннән алынды

Караулар: 408 | Өстәде: профком | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar