Төп бит » 2015 » Август » 14 » Татарстанда һәм Мәскәүдә Туфан Миңнуллинны искә алу кичәләре уза
11:26
Татарстанда һәм Мәскәүдә Туфан Миңнуллинны искә алу кичәләре уза

Татарстанда күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган юбилей кичәләре башланды. 

22-24 августта Кама Тамагы районының Келәнче, Олы Кариле һәм Олы Мәрәтхуҗа авылларында Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт  драма театры спектакльләр күрсәтәчәк.

24 августта кичке сәгать алтыда Асадуллаев йортында күренекле әдип Туфан Миңнуллинның 80 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак.  

25 августта Т.Миннуллин каберенә чәчәкләр кую була. Кич белән Камал театры сәхнәсендә  «Диләфрүз-Remake» спектакле күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

Караулар: 456 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar