Төп бит » 2017 » Июль » 16 » Татарстан Росреестры бердәм "кайнар элемтә" көне уздыра
14:40
Татарстан Росреестры бердәм "кайнар элемтә" көне уздыра

Монда Ана капиталы акчасына алына торган күчемсез милекне теркәү сораулары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 18 июльдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бердәм кайнар элемтә көне уздырачак. Ана капиталы акчасына алына торган күчемсез милекне теркәү сораулары буенча татарстанлылар идарә белгечләренә 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Казан халкы, (843) 255-25-71 телефоны аша шалтыратып, сорауларын бирә алачак. Сорауларга Татарстан буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.

Республиканың башка шәһәр һәм район халкы өчен телефоннар rosreestr.tatarstan.ru идарәнең рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар элемтә» бүлегендә урнаштырылачак.

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/16/144506/ сайтыннан алынды.

Караулар: 1471 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar