Төп бит » 2014 » Февраль » 1 » Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
14:24
Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ МӘДӘНИЯТЛЕ БУЛСЫН

Дүшәмбе көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда республикадагы мәдәният тармагының  узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2014 ел - Русиядә һәм Татарстанда Мәдәният елына бурычлар билгеләнде.

Утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов, Президент аппараты җитәкчесе, республика Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм итү фонды идарәсе рәисе Әсгат Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты.

Республикабыз сәнгать  әһелләре һәм мәдәният хезмәткәрләре алдында Президент Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Айдар Метшин, Италиядән А.Бойто исемендәге консерватория профессоры, Ян Сибелиусның оныгы Сату Йалас Рисито, композитор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Резеда Ахиярова, Премьер-министр урынбасары - Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин чыгыш ясады.


Министр хисап тота

Утырышны министр Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. Иң элек ул узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотты. Министр әйтүенчә, 2013 елда мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы 32-35 процентка арткан. Әйтик, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә, кинематографиядә  эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 14 мең 816 сум тәшкил итә.
Министр мәдәнияткә бүлеп бирелгән бюджет акчасын иң кирәкле максатларда гына файдаланырга, исраф итмәскә, бигрәк тә энергия ресурсларына карата сакчыл булырга чакырды. Мәдәният оешмаларының үз тырышлыгы белән күбрәк керем алу мәсьәләсе дә элеккечә үз көчендә кала. 2013 елда мәдәният өлкәсендә чыгымнар 3  миллиард 301 миллион сум тәшкил иткән. Бу - 2012 ел белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк.  

Дәүләт мәдәният оешмаларындагы түләүле хезмәтләрдән 407 миллион сум акча кергән. Бу - 2012 ел күрсәткечләреннән 23 процентка күбрәк. Муниципаль мәдәният органнарында табыш күләме 235 миллион сум, аннан алдагы елдагыдан 13 процентка артыграк булган.

Министр халыкта мәдәният белән кызыксыну арта баруын да сөенеп хәбәр итте. Музейлар белән кызыксынучылар алдагы ел белән чагыштырганда 18 процентка күбәйгән. Театрга йөрүчеләр дә күзгә күренеп арта.

Утырышта А.Сибагатуллин «Алтын Урда» балетын куюда, Татарстан Композиторлар берлеге бинасын реставрацияләүне төгәлләүдә турыдан-туры ярдәм иткәне өчен Президент Р.Миңнехановка рәхмәт белдерде.     

Аннары Айрат Миңнемулла улы узган елда театрларда премьералар саны артуын да шатланып  игълан итте. Республика театрларында былтыр 61 яңа спектакль куелган. “Аеруча яшь режиссерларның активлык күрсәтүе сөендерә”, - диде ул. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының бина мәсьәләсен исә министр көн тәртибенә бөтен кискенлеге белән куйды.

Шул ук вакытта Татарстан киносы да үсешкә юл тотар кебек. 2013 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының кино сәнгате факультетында беренче чыгарылыш булган.
 
Президент сыйфатны арттырырга куша

- Бүгенге җәмгыятьтәге рухи һәм икътисади кризис шартларында мәдәниятнең әһәмияте үзен аеруча нык сиздерә, - дип башлады үзенең чыгышын Рөстәм Миңнеханов. – Мәдәният сүзен киң мәгънәдә аңларга кирәк:  кешеләр арасындагы мәдәни мөнәсәбәтләр, хокукый мәдәният, сәяси мәдәният. Без мәдәниятне цивилизацияле яшәү рәвеше, рухи, әхлакый һәм этик кыйммәтләр җыелмасы,  милли үзаңның нигезе дип кабул итәргә тиеш.  2014 ел Русиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителде. Бу исә әлеге тармак хезмәткәрләре  алдына зур бурычлар куя. Татарстанда мәдәниятне үстерү буенча  2014-2020 елларга исәпләнгән закон кабул ителде. Мәдәниятнең мөһим  тармак икәнен узган ел Казанда булып үткән XXVII Бөтендөнья Универсиадасы да раслады. Бу чараны ачу һәм ябу тантаналарында,  кунаклар катнашында бәйрәм ителгән шәһәр Сабан туенда, Универсиада авылы янындагы аерым мәйданчыкларда йөзләгән сәнгать коллективлары уңышлы чыгыш ясады. Кунаклар һәм спортчылар республикабыз мәдәниятен төрле яклап  манзара кыла алды.   

“ТЮРКСОЙ” оешмасы карары белән 2014 ел Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Бу безнең уңышларның халыкара масштабта  танылуы турында сөйли һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына зур җаваплылык өсти. Алда республикабыз мәдәниятен төрки дөньяга лаеклы рәвештә күрсәтү бурычы тора.

Президент Рөстәм Миңнеханов мәдәният тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән булуы турында да борчылып телгә алды.  «Дөрес, узган ел уртача хезмәт хакы күрсәткече алдагы еллардагыдан сизелерлек арткан, - диде ул. – Әмма безгә республика буенча уртача күрсәткечкә ирешергә кирәк. Моның өчен мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә тиешле югарылыкка куелырга тиеш.  Бигрәк тә авыл җирендәге мәдәният хезмәткәрләре үз вазифаларына карата җаваплылыкны арттыра төшсен иде. Шактый авылларда мәдәният йортлары, күпфункцияле үзәкләр сафка басты. Әмма аларның шактые күп вакыт буш тора. Рәхәтләнеп  төрле мәдәни чаралар үткәрергә бөтен мөмкинлекләр бар, югыйсә. Ә иң борчыганы – мәдәният учаклары кайвакыт ябык корпоратив клублар төсен ала».

Президент, һәрвакыттагыча, тарихи, мәдәни мирасны торгызу мәсьәләсенә дә тукталды. Ул бюджет акчасына гына түгел, шәхси инвестицияләргә дә исәп тотарга киңәш итте, республикабызга туристларны җәлеп итү җәһәтеннән яңа кызыклы алымнар кулланырга кирәклегенә дә басым ясады. Рөстәм Нургали улы Борынгы Болгарда Коръән музее ачу башлангычын да хуплады. Ул туризм тармагын әйдәп баручы агентлык булдыру кирәклеген дә әйтеп үтте. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә гонорар түләүне дә тәртипкә  салырга, бу мәсьәләдә дөнья тәҗрибәсен һәм методикасын өйрәнергә чакырды. Президент республикада әдәбият, сәнгать, музыка, кино тәнкыйтьчеләре һәм белгечләренең юкка чыга бару мәсьәләсен дә күтәрде. Яшь белгечләрнең фәнни эзләнүләренә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Шунсыз иҗат өлкәсе тиешле дәрәҗәгә күтәрелә алмаячак.

Аннары Р.Миңнеханов 2014 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнүдә хәлиткеч ел булачагын искә төшерде. Ул әлеге тарихи вакыйгага багышланган Интернет-музейны югары кимәлдә эшләргә кирәклеген искәртте.

Президент Милли музей фондларын саклау, реставрация эшләре өчен махсус керем каралачагын вәгъдә итте. Милли китапханә өчен яңа бина төзү мәсьәләсе дә шактый еллардан бирле күтәрелеп килә. «Дөрес, бу - бик чыгымлы эш, - диде Рөстәм Нургали улы. – Әмма ничек булса да, әлеге мәсьәлә безнең күз уңында тора. Мөгаен, эшне китап саклау урыннары булдырудан башлап җибәрербез».

Соңыннан Президент мәдәният-сәнгать өлкәсендә иҗтиһат кылган кайбер  шәхесләргә мактаулы исемнәр бирелү турында таныклыклар тапшырды. Русия Президенты Указы нигезендә Татарстанның халык рәссамы Нина Кузьминыхка «Русиянең атказанган рәссамы», Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановка «Русиянең атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Дөньяга чыгарга кирәк

Тиздән Татарстан Композиторлар берлеге 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Композитор Резеда Ахиярованың чыгышы композиторларга кагылышлы проблемалар турында иде.

- Яшьләребез арасында өметле композиторлар шактый, - диде ул. - Әмма хезмәт хакы, гонорар күләменең бик түбән булуы аларны көн күрүнең башка ысулларын эзләргә мәҗбүр итә.

Аннан соң көй иҗат итүчеләрнең белем, осталык дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе дә ачык кала бирә. Элек композиторлар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта аспирантурада укый алса, хәзер бу эш тә тукталып калган. Зур милли музыкаль проектлар белән халыкара телевизион каналлар аша чыгыш ясау теләге дә бар композиторларда. «Бу исә, үз чиратында, чит ил менеджерларының репертуар сәясәтенә керергә ярдәм итәр иде», - диде Р.Ахиярова.

Италиядән килгән консерватория профессоры Сату Йалас Рисито исә киң дөньяга чыгу ирешмәслек эш түгел икәнен үз чыгышында тәгаен аңлатып, аның юлларын күрсәтеп бирде. Ул яңа һөнәри элемтәләр, уртак проектлар булдыру мөмкинлеге турында сөйләде. Тик монда инде чит телләрне белмәү шактый зур киртә булып тора. Күп очракта финанс чыгымнары да түгел, ә чит тел белмәү куркуга сала, диде ул.

Чит тел өйрәнергә кирәклеген Президентыбыз да бер генә тапкыр искә төшерми инде. Быелгы утырышта да белешмәләр, кайбер документ кәгазьләрен татар, урыс һәм инглиз телләрендә язарга кирәклеген ассызыклап әйтте ул.

Әйе, тормыш тәҗрибәсе үз казаныңда гына кайнауның әле беркайчан да алгарышка илтмәвен инде әллә кайчан исбатлады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә төрле мәмләкәтләр белән дуслык урнаштыру, илләр гизүне, сәяхәт итүне хуплаган бит.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.  http://www.madanizhomga.ru/hbrl/item/1139-m
   

Караулар: 572 | Өстәде: профком | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar