Төп бит » 2017 » Июль » 11 » Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керә
15:46
Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керә

Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керәЯңа кагыйдәләр нигезен-дә, 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгыз гына автомобиль салонында калдырырга ярамый.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керә, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән йөртергә рөхсәт ителә. Кече яшьтәге балаларны махсус утыргычта йөртү мәҗбүри. Шул ук вакытта 12 яшьтән кече балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү рөхсәт ителми. 

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/11/144207/ битеннән алынды

Караулар: 322 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar