15:14 Питрау бәйрәмендә иҗат әһелләренә мактаулы исемнәр бирелде | |
ТР Президенты фәрманы нигезендә, Наилә Әлмиева, Оксана Дмитриева, Вадим Захаров, Анастасия Максимова маклаулы исемнәргә лаек булды. (Казан, 14 июль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген "Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестивалендә Татарстан Республикасы премьер-министрынын беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин керәшен халкының күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр тапшырды. ТР Президенты фәрманы нигезендә, Россия сәнгать тарихы институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Әлмиевага "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме бирелде. "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева һәм Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. "За доблестный труд" медале белән педагогик хезмәт ветераны Анастасия Максимова бүләкләнде. Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/14/144461/ битеннән алынды
| |
|
Барлык фикерләр: 0 | |