Төп бит » 2015 » Август » 12 » «Меңьяшәр шәһәрнең тарих сәхифәләре: Иске Татар бистәсе»
11:28
«Меңьяшәр шәһәрнең тарих сәхифәләре: Иске Татар бистәсе»

27 августта К.Насыйри  музее  шәһәр тарихын яратучыларны яңадан Иске Татар бистәсе буйлапинтерактив җәяүле экскурсиягә чакыра.  «Меңьяшәр шәһәрнең тарих сәхифәләре: Иске Татар бистәсе» дип аталган беренче мондый экскурсия 16 июльдә уздырылды. Анда катнашучылар тарафыннан бик күп җылы сүзләр, уңай фикерләр әйтелде.

Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, мөгаллим Каюм Насыйри музее татар халкы тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен популярлаштыру үзәге дә булып тора. Музей бинасы – XIX йөз архитектура һәйкәле,  ул шәһәрнең  тарихи үзәгендә урнашкан. Музейдан ерак түгел урнашкан урамнар кайчандыр Татар бистәсенең иң җанлы өлеше булган. Бу урыннар белән кызыклы вакыйгалар, истәлекле даталар, танылган шәхесләр исеме бәйле.   Экскурсия вакытында оештыручылар шул турыда күп мәгълүмат бирәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

Караулар: 402 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar