Төп бит » 2014 » Июнь » 19 » Мәдәният елы Гимны
14:18
Мәдәният елы Гимны

Мәдәният елы гимны

Эльмир Низамов музыкасы
Ркаил Зәйдулла сүзләре
Урысчага Лилия Газизова тәрҗемәсе

Имин булсын заман, тыныч булсын! –
Барыбыз да бергә саклыйсы
Бабалардан калган мәрхәмәтнең
Безнең көнгә төшкән яктысын.

Дастанга тиң данлы эшләребез
Ераклардан балкып күренә.
Киң күңелле, ачык йөзле булып
Без үтәрбез чорлар түренә.

Гасырлардан килә якты иман нуры,
Яңа буыннарга ялгана.
Мәдәният елы – күңелләргә юлы,
Мәдәният – рухи тантана.

Пусть будет мир на всей планете
Для всех живущих здесь людей!
Друг к другу будем мы милосердны
И сохраним культуру для детей.

Заветы доблестные предков
нам светятся издалека,
и с ясным ликом, сердцем открытым
достойно мы пройдем сквозь века.

Тысячелетья священной веры
лучами озарят рассвет.
Культуры славный год - дорога к правде,
Культура - жизни нашей свет.

Гасырлардан килә якты иман нуры,
Яңа буыннарга ялгана.
Мәдәният елы – күңелләргә юлы,
Мәдәният – рухи тантана.

Караулар: 338 | Өстәде: профком | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar