Төп бит » 2015 » Октябрь » 1 » Өлкәннәр көне белән котлау
13:39
Өлкәннәр көне белән котлау

“Хөрмәтле ветераннар! Кадерле ватандашлар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына күп еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз.

Сезнең гомерләр бөек омтылышлар белән, мәрхәмәтлелек һәм хаклык кебек мәңгелек кануннарның җиңүенә ышаныч белән балкып торды. Күбегез әлегәчә кадәр эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга - мөрәҗәгать итәбез. Нинди генә катлаулы чорлар килмәсен, сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп буласына ышанычны югалтмыйсыз.

Хәзерге җәмгыять әхлакый кыйблага мохтаҗ. Гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек, оптимизм һәм тормыш тәҗрибәсе, түземлелек һәм ныклык, милләткә тугрылык һәм туган җиребезне ярату кебек сыйфатлар сезнең барыгызга да хас. Татарстанда яшәүче һәр кешенең бурычы – буыннан-буынга тапшырылып килүче шул кыйммәтле сыйфатларны сездән, үзебезнең рухи остазларыбыздан, сеңдереп калу.

Сез, хөрмәтле ветераннар, һәрвакыт игътибар үзәгендә булсын, кадер-хөрмәт белән яшәсен өчен, Татарстанда күп эш башкарыла. Республиканың дәүләт хакимияте органнары сезне тыныч картлык һәм социаль яклау гарантияләре белән тәэмин итүгә күп көч куя. Сез моңа лаек. Ветераннарга һәм инвалидларга ташламалар ясауга шактый акча бүлеп бирелә, социаль тәэминат учреждениеләренең эше камилләштерелә, пенсия һәм пособиеләрнең күләме арттырыла, ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшчәнлек башкара. Ветераннар турында республика законнарын камилләштерү юнәлешендә эзлекле эшне дәвам итеп, дәүләт, җәмгыятьтә ихтирам казанган кешеләр лаеклы тормышта яшәсен өчен, киләчәктә дә бөтен көчен куячак.
Кадерле ветераннар! Барыгызга да – лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә – нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!”

Караулар: 558 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar