Төп бит » 2017 » Июль » 12 » Казанда беренче тапкыр «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» исемле гаилә фестивале узачак
15:25
Казанда беренче тапкыр «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» исемле гаилә фестивале узачак

Казанда беренче тапкыр «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» исемле гаилә фестивале узачак Фестиваль физик мөмкин-лекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырыла.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). 29 июльдә Горки-Әмәт урманы паркында «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» исемле күләмле гаилә фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Чараны Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Закәт» хәйрия фонды оештыра. Фестивальдә фонд карамагындагы гаиләләр һәм барлык теләүчеләр катнаша ала. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кунак булып кына калмыйча, чарада актив катнашачак.

Фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырыла. Бәйрәм инвалид балаларга һәм гаиләләргә бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга ярдәм итәчәк.

Чараның программасы күңелле һәм бай булачак. Балаларны иҗади талантларны үстерү буенча мастер-класслар, аквагрим, сабын куыгы шоуы көтә. Шулай ук тамашачы игътибарына "Э-моция" иҗади студиясе «Сердца города» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Фестивальне карарга теләгән һәркем килә ала. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/12/144320/ битеннән алынды

Караулар: 289 | Өстәде: профком | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar