Төп бит » 2017 » Июль » 10 » Казан джаз фестивале иң популяр Россия джаз фестивальләренең беренче бишлегенә кергән
16:13
Казан джаз фестивале иң популяр Россия джаз фестивальләренең беренче бишлегенә кергән

Казан джаз фестивале иң популяр Россия джаз фестивальләренең беренче бишлегенә кергән   «JAZZ в Кремле» фестивале 27 июльдән 24 августка кадәр Казан Кремлендә Пушечный дворда үтәчәк.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). «JAZZ в Кремле» исемен йөрткән Казан джаз фестивале ачык һавада үткәрелә торган иң популяр Россия джаз фестивальләренең беренче бишлегенә кергән. Рейтингны «ТурСтат» аналитик агентлыкгы төзегән. Ул чарага йөрүче халык санын анализлау нәтиҗәсендә төзелгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең порталы.

«Оpen-air» форматындагы иң популяр джаз фестивальләре рейтингын Санкт-Петербург («ПетроДжаз»), Мәскәү («Джаз в саду «Эрмитаж»), Кырым («Koktebel Jazz Party») һәм Мәскәү яны («Усадьба Jazz») фестивальләре җитәкләгән.

Алардан тыш, беренче унлыкка «Sochi Jazz Festival» (Сочи), «Skolkovo Jazz Science» (Сколково), «Ural Jazz Fest» (Камышлов, Свердлау өлкәсе), «Джазовые сезоны» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Джаз Лето» (Түбән Новгород) фестивальләре кергән.

Искәртеп узыйк, «JAZZ в Кремле» (элегрәк «JAZZ в усадьбе Сандецкого») фестивале 27 июльдән 24 августка кадәр Казан Кремлендә Пушечный дворда үтәчәк. Фестивальне ел саен 5 меңнән артык кеше карый.

Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/10/144145/ битеннән алынды

Караулар: 322 | Өстәде: профком | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar