Төп бит » 2017 » Сентябрь » 5 » Ярдәм базар
11:49
Ярдәм базар

9-10  сентябрьдә Казанның "Черек күл" (Черное озеро) территориясендә  "Ярдәм базар" эшли. Сатудан кергән барлык акча ярдәм фондына китәчәк!

9 һәм 10 сентябрьдә Казанда “Черек күл” паркы территориясендә “Ярдәм bazaar”  I хәйриячелек базары уздырылачак. Көзге Игелек атнасына багышланган чарада 50-дән артык дизайнер, һөнәрче һәм ресторатор катнашачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Базарда беренче тапкыр “Игелекле Казан” бренды астында чыккан чикләнгән санлы әйберләр сатылачак. Сатудан җыелган акча хәйрия максатларында кулланылачак. Моннан кала, һәркем “Казаннан хәерле сәлам ” акциясендә катнаша ала, ягъни дөньяның теләсә кайсы ноктасына якыннарына открытка җибәрә алачак.

“Ярдәм bazaar” кысаларында әйберләр – кием һәм кулланылыш вакытлары чикләнмәгән азык-төлек – җыю оештырыла. Алар “Яхшы куллар” хәйриячелек складына җибәреләчәк. Кием тапшырган кешегә, чарада әйберләр сатып алу өчен ташламага, махсус купон биреләчәк.

Билгеләп үтәргә кирәк, чарада катнашкан һәркем, “Игелекле Казан” проекты кысаларында, кеременең 20-100 процентын хәйриячелек максатларында күчерәчәк.

Шул ук вакытта биредә лекцияләр, мастер-класслар узачак. Казанлылар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә, яисә ишарәләр телен өйрәнә алачаклар.

Базарның эшләү вакыты 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә оештыручылар. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/06/147755/

Караулар: 541 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar