Төп бит » 2014 » Сентябрь » 29 » Илдар Халиков профсоюзлар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
10:06
Илдар Халиков профсоюзлар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле татарстанлылар, төрле белгечлек хезмәткәрләре, профсоюзлар активистлары! Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән – Татарстан Республикасының Профсоюзлар көне белән котлыйм!

Безнең республиканың профсоюзлары – илнең зур иҗтимагый оешмасы, аның составына икътисад, фән, мәгариф, мәдәниятның барлык тармакларының, меңләгән предприятие һәм оешмаларның йөз меңләгән хезмәткәрләре керә.

Профсоюзларның оешу һәм үсеш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хезмәткәрләрнең бу формада оешуы вакыт куйган таләпләргә нәтиҗәле җавап бирергә мөмкинлек бирә һәм килеп туган сәяси һәм социаль-икътисади проблемаларга карамастан эшчеләрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау буенча бурычларын үтәргә сәләтле.

Соңгы елларда безнең республикада профсоюзлар, эшмәкәрлек һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле системасы, социаль партнерлыкның конструктив механизмы эшләнгән, алар хезмәт коллективларына эшчеләрнең һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен яклаучы нәтиҗәле коллектив килешүләр төзергә мөмкинлек бирә. 

Хәзерге вакытта профсоюзлар гражданнар җәмгыятенең нык нигезе, икътисадның инновацион үсеше игезендә яшәү сыйфатын күтәрүне гарантияләүче, кешенең ирекле үсешен һәм лаеклы тормыш тәэмин итүче мәсьәләләрне хәл иткәндә дәүләтнең ышанычлы партнеры булып тора.

Профсоюз эшчәнлеге активистларына фидакарь хезмәтләре, Татарстан Республикасының социаль-икътисади казанышларына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм.

Ихлас күңелдән барлык профсоюз әгъзаларына сәламәтлек, бәхет, муллык, шулай ук туган республикабыз һәм хезмәт кешесе өчен югары максатларга ирешүдә бердәмлек телим.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Караулар: 447 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar