Төп бит » 2017 » Июль » 11 » Элмә такталардагы хаталар өчен җирле үзидарә вәкилләре штраф салачак
15:49
Элмә такталардагы хаталар өчен җирле үзидарә вәкилләре штраф салачак

Моңа бәйле закон проекты бүген I-III укылышта кабул ителде.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Элмә такталарда ике дәүләт телендә дә мәгълүмат дөрес бирелмәгән очракта, хокук бозучыларны муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре административ җаваплылыкка тарта алачак.

Бүген Татарстан парламенты депутатларының 30 нчы утырышында “Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 8.1 нче матдәсенә һәм шулай ук  “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” ТР законының 1 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты кабул ителде. Аны депутатларга ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәкъдим итте.

Министр сүзләренчә, мондый закон Башкортстан, Саха-Якутия, Кабардин-Балкар, Бурятия Республикаларында гамәлдә.

“2016 елда республиканың Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Казан, Яр Чаллы, Буа, Зәй, Алабуга, Яшел Үзән, Нурлат, Чистай кебек торак пунктларда элмә такталарны тикшерде. Дәүләт органнары учреждениеләрендә эленгән 290 элмә тактаның бары 25 проценты гына татар һәм рус телендә язылган. Калган 75 проценты исә рус телендә генә тәкъдим ителгән”, - диде Энгель Фәттахов. 
Материал http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/11/144203/ битеннән алынды

Караулар: 316 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar