Төп бит » 2017 » Июль » 15 » Дәүләт Думасы II укылышта курорт салымы турында хөкүмәт проектын кабул итте
15:06
Дәүләт Думасы II укылышта курорт салымы турында хөкүмәт проектын кабул итте

Аның нигезендә, Кырымда, Алтайда, Краснодар һәм Ставрополь крайларында өстәмә түләүләр кертелә.

(Казан, 14 июль, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы депутатлары пленар утырышта җомга көнне курорт салымы турында хөкүмәт канун проектын II укылышта  кабул итте. Аның нигезендә, Кырымда, Алтайда, Краснодар һәм Ставрополь крайларында өстәмә түләүләр кертелә, дип яза “Известия”.

Ахыргы өченче укылышта закон проектын 19 июльдә Дәүләт Думасының пленар утырышында кабул итү планлаштырыла.

Икенче укылышта кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, эксперимент үткәрү вакыты — 2022 елның 31 декабренә кадәр.

Курорт салымының күләме урнашу объектында бер тәүлек өчен 100 сумнан артмаска тиеш.

Материал  http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/15/144453/ сайтыннан алынды

Караулар: 428 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar