Төп бит » 2017 » Сентябрь » 24 » Алексей Песошин татарстанлыларны Профсоюзлар көне белән котлады
16:43
Алексей Песошин татарстанлыларны Профсоюзлар көне белән котлады

Алексей Песошин татарстанлыларны Профсоюзлар көне белән котладыПремьер-министр Татарстан профсоюзы хәрәкәтендә катнашучыларга яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләде.

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан профсоюзлары көне белән котлады.

“Кадерле татарстанлылар, Татарстан профсоюзлары әгъзалары, профсоюз активы! Сезнең барыгызны да Татарстан профсоюзлары көне белән котларга рөхсәт итегез. Татарстан профсоюзлары көне – барыбыз өчен дә уртак бәйрәм. Профсоюзлар хокук ярдәме алуда, хезмәт өлкәсендә законнар сакланышында контрольлек итүдә, уңайлы эш шартлары булдыруда, хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклауда, җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны саклауда зур урын тота”, - дип билгеләп үтә ул котлауда.

Премьер Татарстан профсоюзы хәрәкәтендә катнашучыларга яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет тели.

Караулар: 470 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar