Төп бит » Яңалыклар архивы

Татарстанда укытучылар эшен бәяләүдә яңа модель кулланыла башлыйКвалификация күтәрү системасындагы үзгәрешләр укытучыларның һөнәри үсеш системасын булдыру һәм тормышка ашыру белән бәйле.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Яңа уку елында Россиянең 13 төбәгендә,  шул исәптән Татарстанны да кертеп, укытучылар эшен бәяләүдә яңа модель кулланыла башлый. “Коммерсант”ка интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Сергей Кравцов педагогларга, квалификациясен раслау өчен, үз предметы буенча тест тапшырырга, шулай ук дәрес алып бару эксперт бәяләмәсен үтәргә кирәк булачак, дип җиткергән.

Аның мәгълүматлары буенча, рус теле, әдәбияты һәм математика укытучыларының бер өлеше,  стандарт би ... Алга таба укырга »

Караулар: 407 | Өстәде: профком | Датасы: 12.07.2017

Казанда беренче тапкыр «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» исемле гаилә фестивале узачак Фестиваль физик мөмкин-лекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырыла.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). 29 июльдә Горки-Әмәт урманы паркында «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» исемле күләмле гаилә фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Чараны Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Закәт» хәйрия фонды оештыра. Фестивальдә фонд карамагындагы гаиләләр һәм барлык теләүчеләр катнаша ала. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кунак булып кына калмыйча, чарада актив катнашачак.

Фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарт ... Алга таба укырга »

Караулар: 285 | Өстәде: профком | Датасы: 12.07.2017

Казанда Җиңүче Татарстан Рес-публикасы Милли китапханәсенең уникаль китап басмасына ия булачак.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Казанда "Җәйге уку" бөтенроссия акциясе старт ала. "Җәйге уку" акциясе беренче тапкыр Лепецк өлкәсендә 2016 елда уза. Быел акция россиякүләм дәрәҗә ала. Акциягә Кырым, Рязань, Воронеж, Омск, Киров, Белгород, Вологда, Псков, Самара, Тверь китапханәләре кушылган.

Акциядә катнашу шартлары бик җиңел. Моның өчен барлык теләгән кеше http://www.summer-reading.ru сайтында теркәлергә тиеш. Анда сез өч китаптан торган исемлек алачаксыз, ул очраклы рәвештә формалаштырылачак. 31 августка кадәр китапларны укырга һәм аларның һәркайсына рецензия язарга кирәк. Аннары аларны оештыручыларга info@summer-reading почтасына 4 с ... Алга таба укырга »

Караулар: 382 | Өстәде: профком | Датасы: 11.07.2017

Укырга кая барырга? - Теләк – бер нәрсә, мөм-кинлек – икенче, кирәклек – өченче. Моның шулай икәнлеге яшьләр һөнәр сайлаганда да ачык күренә.

(Казань, 11 июль, "Татар-информ", "Мәгариф", Рифә Рахман). Теләк – бер нәрсә, мөмкинлек – икенче, кирәклек – өченче. Моның шулай икәнлеге яшьләр һөнәр сайлаганда да ачык күренә. Әйтик, Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер Рәсәйдә инженер-техникларга, медикларга, педагогларга ихтыяҗ зур. Беренчесенә ихтыяҗ зурлык яңа төр эшләнмәләр җитештерә торган завод-фабрикалар ачылу, искеләре торгызыла башлау, аларның заманга яраклы яңарышы, хәрби заказлар арту һ.б. белән бәйле, - дип яза "Мәгариф" журналы.

... Алга таба укырга »

Караулар: 347 | Өстәде: профком | Датасы: 11.07.2017

Моңа бәйле закон проекты бүген I-III укылышта кабул ителде.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Элмә такталарда ике дәүләт телендә дә мәгълүмат дөрес бирелмәгән очракта, хокук бозучыларны муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре административ җаваплылыкка тарта алачак.

Бүген Татарстан парламенты депутатларының 30 нчы утырышында “Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 8.1 нче матдәсенә һәм шулай ук  “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” ТР законының 1 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты кабул ителде. Аны депутатларга ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың мәгариф һәм фән министры Энг ... Алга таба укырга »

Караулар: 315 | Өстәде: профком | Датасы: 11.07.2017

Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керәЯңа кагыйдәләр нигезен-дә, 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгыз гына автомобиль салонында калдырырга ярамый.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керә, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән йөртергә рөхсәт ителә. Кече яшьтәге балаларны махсус утыргычта йөртү мәҗбүри. ... Алга таба укырга »

Караулар: 319 | Өстәде: профком | Датасы: 11.07.2017

Ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми - Фәрит МөхәммәтшинҺәрбер офиста, һәрбер бинада ике телдә элмә такталар булырга тиеш, ди Парламент Рәисе.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Закон бөтенебезгә дә бер. Татарстанда ике дәүләт теле закон тарафыннан кабул ителгән. Һәрбер офиста, һәрбер бинада ике телдә элмә такталар булырга тиеш", - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуы барышында.

Аның фикеренчә, элмә такталар мәсьәләсен соңгы арада "бик куерта" башладылар. "Бизнес вәкилләре ике телдә элмә такталар кую кыйммәткә төшә, ди. Бер тактага татар телендә һәм рус телендә язуның бәясе ул кадәр үк түгелдер", - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

... Алга таба укырга »

Караулар: 324 | Өстәде: профком | Датасы: 11.07.2017

10 - 16 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасыҺава торышы белән бәйле рәвештә урамда планлаштырылган мәдәни чараларның урыны яисә вакыты үзгәрергә мөмкин.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Һава торышы белән бәйле рәвештә урамда планлаштырылган мәдәни чараларның урыны яисә вакыты үзгәрергә мөмкин.

 

10 июль (дүшәмбе)

11 июль (сишәмбе)

Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Риголетто”, Дж.Верди. 
Башлана – 18.00

12 июль (чәршәмбе)

«Мир» кинотеатры, Аксенов паркында – “Киносреда” проекты, «14+», А.Зайцев
Башлана – 20.00
Казанның «Континент», Урицкий, Дәрвишләр бистәсе һәм Го ... Алга таба укырга »

Караулар: 347 | Өстәде: профком | Датасы: 10.07.2017

Күренекле дин белгече Ризаэддин Фәхреддин мирасы буенча эзләнүләр дәвам итә  Кичүчат авылында - галим туып-үскән нигездә Ризаэддин Фәхреддиннең тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктыртучы мемориаль музей эшли.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», “Мәдәни җомга”, Сөембикә Кашапова). Әлмәттән көньякта, ике инеш кушылып, Кичү елгасы башлангыч алган җирләрдә урнашкан Кичүчат авылын 1742-1752 елларда күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең алтынчы буын бабасы Юлдаш Ишкәев нигезләгән. Ул бирегә хәзерге Яшел Үзән районының Шырдан авылыннан, көчләп чукындырудан куркып килгән. Бүген галим туып- ... Алга таба укырга »

Караулар: 393 | Өстәде: профком | Датасы: 10.07.2017

Юрий Стоянов яшь актерларга киңәшләр тупланган китап язарга ниятлиАртист яшь коллегалары-ның профессиональ хаталарны кабатлаудан саклап калмакчы.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Россия халык артисты Юрий Стоянов яңа эшли башлаган актерларга киңәшләре белән зур булмаган китап язарга ниятли. Бу хакта ул үзе ТАССка интервьюда сөйләгән.

Артист яшь коллегаларының профессиональ хаталарны кабатлауларын теләмим, дип белдергән. “Мин аларның мондый хаталар бул мөмкинлеген яшь чагыннан ук белүен телим. Миңа бу яктан андый киңәшләр җитмәде”, - дигән ул.

Моннан тыш, Стоянов хикәя жанрында “кызык та, моңсу да” булган монолог язмакчы.

... Алга таба укырга »

Караулар: 300 | Өстәде: профком | Датасы: 10.07.2017

« 1 2 3 4 5 6 ... 13 14 »