Төп бит » 2017 » Август » 27 » 27 август - Россия киносы көне.
16:22
27 август - Россия киносы көне.

Татарстан мәдәният министры А.М.Сибагатуллинның Россия киносы көне белән котлады (Казан, 26 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М.Сибагатуллинның Россия киносы көне уңаеннан котлавын җиткерде.

"Хөрмәтле кинематографистлар, кино хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Россия киносы көнендә кино сәнгатенә катнашы булган һәркемне, үсеп килүче буында кинематография өлкәсенә мәхәббәт уятучыларны һәм дәүләт учреждениеләре һәм ведомостволарында Татарстан Республикасында кино тармагы үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм.

Кинематография үсешенең 120 еллык тарихында кешелек дөнья дәрәҗәсендә танылган күп кенә шедеврлар тудырды. Бәхеткә, бүгенге җәмгыятьтә дә кино сәнгатьнең иң популяр төрләренең берсе булып кала бирә.

Бүгенге көндә без Татарстан Республикасын кинематограф өчен җәлеп итүчән, талантлы кинематография кадрларына бай төбәк дип атый алабыз. Кино иҗат итү сәнгате белән дистәләгән кино студиясе шөгыльләнә, кино җитештерү өчен дәүләт акчалары бүленә, сәләтле яшьләрне ачыклау йөзеннән күп эшләр башкарыла, кино прокаты торгызыла, кинотеатрлар модернизацияләнә, авыл клуб учреждениеләренә яңа җиһазлар урнаштырыла.

Казан көннән-көн кинематография үзәге статусын ышанычлы төстә яулый бара һәм Россия тамашачысына ислам дөньясының яңа киносын тәкъдим итә торган илдәге эксклюзив мәйданчык санала. Казан халыкара мөселман киносы фестивале ел саен кино сәнгатенең танылган эшлеклеләрен үзенә җыя, милләтара һәм конфессияара дуслык темасына тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Фестиваль узган дәвердә ул ил һәм чит ил кино сәнгатенең иң абруйлы чарасы статусын алды.

Кадерле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Россия киносы көне белән котлыйм. Сезгә энтузиазм, иҗатыгыз, һөнәрегезгә тугрылык һәм кешеләргә шатлык бүләк иткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Кино төшерү мәйданчыклары беркайчан да буш тормасын, режиссерларның теләкләре киноэкраннарда тормышка ашсын, ә тормышыгызда хәтта яраткан комедияләрдәгедән дә яхшырак булсын!", - диелгән министр котлавында.

Караулар: 569 | Өстәде: профком | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar