Төп бит » 2018 » Февраль » 08

Хөрмәтле Татарстан Республикасы галимнәре, гыйльми хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм фәнни өлкәдә эшләүчеләр!Ихлас йөрәктән Сезне искиткеч бәйрәм – Россия фәне көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы күп елллар дәвамында танылган фән һәм белем бирү үзәге булып тора. Атаклы химия, математика, физика, медицина Казан фәнни мәктәпләре һәм күп кенә гуманитар тикшеренү тармаклары дөнья-күләм җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган. Безнең фән – үзләрен генә түгел, ә бөтен Россияне дөнья-күләм дәрәҗәсендә таныткан күп кенә күренекле тикшеренүчеләрнең: Завойский. Бутлеров, Зинин һ. б. исемнәре белән аваздаш. Без чын мәгънәсендә үзебезнең якташларыбызның фәнни хезмәтләре өлкәсендәге нәтиҗәләре, казанышлары һәм ачышлары белән горурланабыз. 
Бүген Татарстан Республикасында югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре гармонияле рәвештә берләшеп яшиләр. Зур фәнни потенциал Татарстан икътисадының төп конкурентлы өстенлекләрнең бе ... Алга таба укырга »

Караулар: 664 | Өстәде: профком | Датасы: 08.02.2018