Төп бит » 2018 » Гыйнвар » 25

Кадерле дуслар!
Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм!

Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә. Сездәге иҗат потенциалы, үз эшегезгә бирелгәнлек, энтузиазм, яңа үрләр яулауга омтылу көче – теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итүдә төп чыганак.

Сез һәркайсыгыз үзенә бер төрле. Берәүләрегезгә – фәнни-тикшеренү эше, икенчеләрегезгә – технологияләр һәм җитештерү өлкәсе, өченчеләрегезгә – муниципаль һәм дәүләт хезмәте, дүртенчеләрегезгә волонтерлык якын. Ләкин кайсы өлкәдә көчле булуыгызга карамастан, шуны төгәл белергә тиешсез: сезнең потенциал Республикабыз  өчен бик кирәк. Ышанам ки, без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле! Сез – безнең төп интеллектуаль һәм иҗади көчебез, республикабызның киләчәге. Иманым камил, барлык хыял-өметләрегезне лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, ә сездәге аң-белем Республикабыз өчен уң ... Алга таба укырга »

Караулар: 781 | Өстәде: профком | Датасы: 25.01.2018