Төп бит » 2016 » Сентябрь » 16

Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән.

"Дмитрий Анатольевич (Медведев - ТИ) хезмәт хакының база өлешен 70 процент итү турында хокук актларын әзерләргә күрсәтмә бирде. 30 процент стимул буларак түләнә. Бу барлык мәгариф оешмаларына да кагыла. Тагын бер кат әйтәм: 70 һәм 30. Бу инде хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә Бөтенроссия авыл укытучыларының сишәмбе көнне узган съездында.

Укытучылар еш кына хезмәт хакларының үтә күренмәле булмавыннан зарлана иделәр, шул исәптән август аенда хөкүмәт рәисе катнашында узган бөтенроссия педсоветында да сүз булды. Ул вакытта педагоглар Медведевка хезмәт хакының база өлеше бары 10 процент, ә төрле өстәмәләр – 90 процент булуын җиткергәннәр иде.


"Татар-информ" МА материаллары буенча
 

Караулар: 434 | Өстәде: профком | Датасы: 16.09.2016