Төп бит » 2016 » Февраль » 20

18-19 февральдә Казан дәүләт культура институтының театраль факультеты тарафыннан үткәрелгән “Әлмәндәр варислары” фестивалендә катнашып кайтуга берничә көн үтсә дә, тәэсире әле һаман да узмады.  Ишегеннән атлап керүгә, мөлаем йөзләре, киң күңелләре белән каршы алган Руфина Ринатовна Таҗетдинова һәм Илсөяр Илдусовна Шигаповаларны әле озак истә тотарбыз. Югары дәрәҗәдә узган бу фестиваль, катнашкан һәр баланың, җитәкчеләрнең, кунакларның йөрәгенә үтеп кергәндер. Татар мохиты, куратор-студентларның(беренче курс бит!) җиренә җиткереп үз вазыйфаларын башкаруы, фестивальне ачу һәм ябу тантаналары, укучыларның зур кешеләр, театр артистлары белән очрашулары, шәп итеп үткәрелгән мастер-класслар, тулаем алганда, һәр гамәл, бары тик бик зур канәгатьләнү хисе генә тудырды. Барлык катнашкан укучылар һәм аларның җитәкчеләре исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Фестивальнең гомере озын, киләчәге тагы да уңышлырак булсын, амин!

... Алга таба укырга »

Караулар: 393 | Өстәде: профком | Датасы: 20.02.2016