Төп бит » 2015 » Август » 29

Бүген Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган "Мәдәни бизәкләр" IРеспублика этноконфессиаль фестиваль уза. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды.

Фестивальдә дүрт павильонда Татарстан халыклары ассамблеясенең 20дән артык милли-мәдәни мохтарияте тәкъдим ителгән. Павильоннарда милли тәм-томнардан авыз итәргә, милли киемнәр, бизәнү кирәк-яраклары һәм кулдан ясалган башка әйберләр сатып алырга мөмкин. Фестивальдә шулай ук халык кәсепчелеге күргәзмәсе дә эшли, анда Кукмара итекләре, кыйммәтле металлардан ясалган бизәнү әйберләре, иконалар һ.б.лар сатыла. Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган фотокүргәзмә эшли. Шамаил һәм икона ясау буенча мастер-касслар уза.  

Рөстәм Миңнеханов павильон һзм күргәзмәләр белән танышты, аннары җыелучыларга сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итте.

... Алга таба укырга »

Караулар: 305 | Өстәде: профком | Датасы: 29.08.2015

Бүген Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Музей-мәгариф үзәге ачылды. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка җитәкчеләр чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Музей-мәгариф үзәге элеккеге Дедева-Горталов утарында урнашкан, анда 1841-1845 елларда атаклы язучы һәм фикер иясе Лев Толстой яшәгән. Утарның төп йорты республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Музей интеравтив экспозиция һәм киң белем бирү функцияле яңа рәвештәге заманча музей учреждениесе буларак ачыла.

2014 елның декабрендә тарихи бинаны инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенә бирү турында карар кабул ителә. Казанда Толстой иҗатын өйрәнүчеләр вакыйгаларның мондый борылышына борчыла. ТР Министрлар кабинеты Казанда Толстой музеен оештыру турын ... Алга таба укырга »

Караулар: 328 | Өстәде: профком | Датасы: 29.08.2015