Төп бит » 2015 » Август » 26

30 августта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Республика һәм шәһәр көненә багышлап, Россия Федерациясендә Әдәбият елын, Парклар һәм скверлар елын билгеләп үтү чарасы буларак һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллыгы уңаеннан «Паркта китапханә» дигән мәдәни-мәгърифәти чара уздыра. Ул халыкның игътибарын китап укуга, әдәбиятка җәлеп итү максатларында оештырыла.  

Чара 10нан 14 сәгатькәчә китапханәнең төп бинасы янындагы Лобачевский һәйкәле янында уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/467516.htm

Караулар: 363 | Өстәде: профком | Датасы: 26.08.2015