Главная » Файлы » Мои файлы

Профсоюз кирәк ул
30.09.2017, 16:47

Профсоюзлар нигә кирәк, бүгенге көндә әлеге бер­лек­нең активистлары ни­ләр эшли дигән сорау күп­ләрне кызыксындыра. Бәйрәм көне якынлашканда АПК һәм барлык тармак профсоюзлары комитеты рәисе Дания Галимуллина белән берлектә райондагы медицина, мәгариф, мәдәният бүлекләрендәге профсоюз оешмалары җитәкчеләре белән очраштык. Әлеге оешмаларның һәркайсында да бәй­рәм­­нәр, юбилейлар уңа­ен­нан тәбрикләүләр, кай­­­гы-хәсрәт килгәндә яр­дәм­ләшү, ташламалы бәя­дән санаторий-курортларга бару кебек традицион ча­ралар уздырып барыла. Заманалар үзгәрә, әмма чит язмышларны хәл итүдә өлеш кертү, якыныңның кайгысын үзеңнекедәй ур­таклаша белү кебек төп кыйммәтләр яши икән әле. Бу бик кадерле сыйфат. Сүз дә юк, коллективны мондый игелекле адымга предприятие профкомнары этәрә.

 – Медицинада барлыгы 380 әгъза бар. Хез­мәт­кәрләр махсус киемнәр белән тәэмин ителә. Хәл ителмәслек эшләр булганы юк. Лаеклы ялга чыкканда проблемалар килеп туа. Шул очракларда хезмәткәрләребезне яклап судта катнашырга туры килә. Күп очракта уңай хәл ителә, – ди медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Илгиз Арсланов.

 Мәгариф өлкәсендә исә, 35 беренчел профсоюз оешмасында 1783 әгъза исәпләнә.

 Профсоюз оешмасы җи­­­тәкчесе Айгөл Шәм­се­вәлиева әйтүенчә, узган ел 14 әгъза ял йортларында сә­ламәтлекләрен ныгытып кайтса, быел санаторий-курортларда ял итүчеләр саны тагын да артты.

 Мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да актив эш алып бара.

 –Профсоюз эшен тагын да җанландыру максатыннан яшьләр берлеге төзедек. Җитәкчесе Айсу Хафизова яшьләр арасында профсоюзның кирәклеген аңлатып, яшьләрне туплый, берлеккә керүчеләр дә бар, – дип сөйли мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлсем Батырханова.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз


Замирә Сәмигуллина, автор фотолары

Чыганак

Категория: Мои файлы | Добавил: профком
Просмотров: 598 | Загрузок: 12 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar